Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

​Яңа ел мифлары

08 декабря 2017
280 карау

Чыршы уенчыклары

 
Яңа ел бәйрәменә әзерләнәсезме? Әкият көтәсезме? Яңа ел чыршысы бизәдегезме әле? Нинди уенчыклар элдегез?

Бәйрәмнең төп символларыннан берсе – чыршы уенчыкларының тарихы бик кызыклы. Ул урта гасырларга ук алып китә. Европага. Яңа ел бәйрәменә чыршы бизәү, аңа уенчыклар элү католиклар диненең йолалары белән бәйле. XVI гасырның беренче яртысында Европа халыклары Раштуа бәйрәменә өйләренә мәңге яшел агачлар алып кайта башлый. Раштуа агачын бизәүнең классик кагыйдәләре бүген дә үзгәрмәгән диярлек.

Чыршының иң очына куела торган йолдызны Совет чоры кешесе коммунистлар партиясенең символы дияр. Чынлыкта, ул – «Вифлеем йолдызы». Раштуа чыршысына элек алмалар – Библиядәге тыелган җимешләрне, шәмнәр элә торган булганнар.

Бүген алар урынында – төрле бизәкле шарлар, электр гирляндалары. XVIII гасырга кадәр чыршыга ашый торган әйберләр генә элгәннәр. Алга таба аларның урынын кәгазьдән ясалган чәчәкләр, алтынсу төскә буялган чыршы күркәләре, төрле төскә буялган йомырка кабыклары, кургаштан коелган фәрештә сыннары ала.

1848 елда беренче тапкыр Тюрингиянең Лауш шәһәрендә (Германия) чыршыга элә торган шарлар ясыйлар. Шарларны төсле яки үтә күренмәле пыяладан өрәләр, эчтән кургашка буйыйлар, тыштан ялтыравыклар белән бизиләр. Чыршы уенчыкларының дизайны елдан-ел үзгәрә бара. Сәламәтлек өчен зыянлы кургашны көмеш нитраты алыштыра. Осталар, шарлар гына өрмичә, виноград тәлгәшләре, балык, Санта-Клаус, кувшин, амфоралар да ясыйлар. Уенчыклар алтын һәм көмеш тузаны белән бизәлә башлый. Аңлавыгызча, бу уенчыклар бик кыйммәт тора. Өстәвенә, озак еллар дәвамында Лауш осталары бу эштә монополист булып кала. ХХ гасыр башында гына инде Чехия, Польша, АКШ, Япониядә чыршы уенчыклары ясый башлый.

Россиядә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнвар төнендә каршылау гадәтен Петр Беренче кертүе турында барыбызга да мәгълүм. Чыршыны да Европадан ул «алып кайта». Аны нәкъ менә Раштуага бизәү гадәте, чынлыкта, Николай Беренче вакытында барлыкка килә. Патша хатыны – Пруссия принцессасы императрица Александра Федоровна чыршыны янып торган шәмнәр белән бизи башлый, Раштуа бәйрәменә чыршы төбенә бүләкләр калдыру гадәтен башлап җибәрә. Бу яңалыкны башта сарай тирәсендәгеләр күтәреп ала, аннан соң ул Петербургка тарала, Петербургтан бөтен Россиягә күчә. Россиядә дә чыршыга башта ашый торган әйберләр генә эләләр. Аннан соң кулдан ясалган уенчыклар чоры башлана.

Инкыйлабтан соң, төгәлрәге, 1927 елда Яңа ел бәйрәме идеологиягә туры килми, дип, аны үткәрмәскә карар итәләр. 1935 елда СССРга Яңа ел бәйрәме кайтарыла. Аның төп атрибуты булып Кыш бабай белән чыршы да кайта. Чыршыны бизәү өчен шулай ук шарлар кулланыла, фәрештәләрне кургаш солдатлар, кызыл яулыклы кызлар сыннары алыштыра. Сугыш вакытында Сталин, Ленин сурәте төшкән уенчыклар да чыгарыла. Танклар, пистолетлар, санитар этләр...

Совет чорының чыршы уенчыкларыннан гына да аның тарихын чамалап була: һәр ачыш, һәр казаныш аларда чагылыш таба. Самолетлар, космик корабльләр, спортчылар, хоккейчылар, пионерлар – болар барысы да бар.

1990 нчы елларда Яңа ел бәйрәменә яңа мода керә: Яңа елны Көнчыгыш календаре буенча каршылау башлана. Быел, мәсәлән, Эт елы.

Хәзер чыршы уенчыкларында «тамырларны барлау» тенденциясе күзәтелә. Күпчелек уенчыклар поролоннан, пластмассадан эшләнсә дә, пыяладан өрдерелгән һәм кулдан бизәлгән уенчыклар да бар сатуда.

Golden Glow Чыршы уенчыклары җыючыларның халыкара оешмасы карары буенча, 1966 елга кадәр чыккаан уенчыклар борынгы булып санала.
Бик күп илләрдә махсус чыршы уенчыкларын сату өчен Яңа ел базарлары оештырыла.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com