Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Бөекләр тормышыннан

Бөекләр тормышыннан

04 октября 2017
291 карау
Мин берәүдән дә киңәш сорамадым!

Бер яшь кенә егет Вольфган Амадей Моцарт янына килә дә: «Әйтмәссезме, симфонияне ничек язарга?» – дип сорый.

– ​ Симфония язар өчен сез бик яшь әле. Бәлки баллададан гына башларсыз? – ди композитор.

Егет аңа каршы төшә:

– ​ Гафу итегез, – ди ул. – Үзегез симфониягә тотынганда, сезгә әле ун яшь тә тулмаган булган бит.

– ​ Әйе, шулай – дип килешә аның белән Моцарт. – Әмма мин бит аны ничек язарга, дип берәүдән дә сорап йөрмәдем!

Янабызмы, юкмы?

Мәскәү театрларының берсендә яшь актер Александр Алексеевич Пожаров беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Аның җанатарлары тавышларын жәлләми кычкыра башлыйлар:

– ​ Пожаров! Пожаров!

Арттагы рәтләрдә утыручыларга моны: «Пожар!» – дип кычкыралар дип аңлыйлар. Залда ыгы-зыгы куба – бөтен кеше урыныннан кубып, чыгарга дип, ишеккә таба ташлана.

Бу спектакльдән соң театрның дирекциясе яшь актерга... озакка сузмыйча фамилиясен алыштырырга тәкъдим итә. Александр Алексеевичның килешми чарасы калмый: театраль дөньяда аны Остужев фамилиясе белән беләләр.

Бәлеш исен онытсын!

Бервакыт итальян композиторы Джакомо Россини бер сеньордан хат ала. «Минем дә бер туганымның баласы композитор, – дип яза ул. – Әмма увертюраны ничек язарга икәнен белми».

Россинины бу хат бик гаҗәпләндерә, әмма хат язучының үтенече аны бөтенләй аяктан ега. «Аңа увертюраны язарга булышмассызмы икән?» – дип тәмамланган була ул.

Бөек композитор болай дип җавап бирә: «Отелло»га увертюраны язганда мине кунакханәнең кечкенә бер бүлмәсенә бикләп куйдылар. Иң усал театр директорларның берсе кушуы буенча эшләделәр моны. Ашарыма суда пешкән бер тәлинкә токмач бирделәр. Өстенә яшел үлән булса да сипмәделәр хәтта! Пеләш башлы теге усал директор: «Увертюрага соңгы нотаны куймасаң, сиңа бу бүлмәдән тере килеш чыгу юк» – дип янады. Бәлки туганыгызның улына да шушы ысулны кулланып карарсыз? Ничек кенә сораса да, бәлешнең исен дә иснәтмәгез!»

Зурлый-зурлый хурлау?

Үзен бик талантлы композитор дип санаган бер музыкант Ференц Листка үзенең яңа әсәрләрен алып килә. «Сезнең фикерне бик беләсем килә», – ди ул. Лист кулына алып ноталарны карый да:

– ​ Сезнең әсәрләрдә яңа һәм матур әйберләр шактый, – ди.

Музыкантның башы күккә тия! Шулай булмыйча! Лист сине үзе шулай мактап торсын әле!

– ​ Маэстро, сез минем әсәрләрне, чыннан да, уңышлы дип саныйсызмы? Талантым бар дип уйлыйсызмы? – ди ул бәхетеннән балкып.

Лист сүзен дәвам итә:

– ​ Тик кызганыч, матур дигәнем инде яңалык түгел, ә яңалык дип санаганы матур түгел.

Александр ИНОВЕРЦОВ әзерләде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com