Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → ​Ана теле җәүһәрләре

​Ана теле җәүһәрләре

06 сентября 2017
449 карау
(Нәкый Исәнбәт “Татар теленең фразеологик сүзлеге”ннән)

АЛТЫН ТАУЛАР ВӘГЪДӘ ИТҮ. АЛТЫН ТАВЫ ТОТТЫРУ (УПЛАТУ). Кешене үзеңә карату, ышандыру, юмалау, үз ягыңа аудару өчен әллә ни бәхет-дәүләтләр, байлыклар вәгъдә итү. Әллә нинди зур муллык-байлыклар вәгъдә итү.
Борынгы греклар һәм ромалылар күршедәге иранлыларның алтын тавы бар дип уйлаганнар. Иран белән сугышканда батырларга шул тауларны вәгъдә иткәннәр. Бу киң таралган әйтемне көнбатышта шуннан таралган дип уйлаучылар бар. Чаг. латин. montes auri polliceri — тау-тау алтын вәгъдә итү. Миңа килсәң, бал-майда гына йөзәрсең дип, алтын таулар вәгъдә итеп карады. Г. Гафурова.

АЛТЫН ТАШЫ. КӨМЕШ ТАШЫ иск. Төрки халыкларда урта гасырда алтын-көмеш үлчәме. Алтын ташы биш йөз мыскалдур, кем Кабел (Кабул) ташы билә бер сир булгай, көмеш ташы ике йөз илик мыскалдур, ким Кабелнең ярым сири булгай. “Бабер-намә” китабы, XV йөз, Казан басмасы. 1857, 456 бит.

АМАЙДАГЫ, МАМАЙДАГЫ. Бик күптән булган эшләр, әллә кайчангы мамай мирза заманында булган хәлләр димәктән калган әйтем.
Мамай мирза — Алтын урдада нугайлар командиры. 1370-1380 еллар арасында Алтын урдада үзара тәхет сугышлары китә. Шул ун ел эчендә 14 хан тәхеттән төшерелә. Ул дау-низаглар эчендә Мамай мирза да 1380 елда Тула өлкәсендә, Куликовода руслар белән сугышта җиңелә. Бу үзара тәхет сугышлары һәм милли азатлык көрәшләре мишәрләр яшәгән Сарытау, Нурчат, Воронеж, Касыйм, Ука (Ока) якларын да каплап алганга, ул кызу еллардагы вакыйгалар турында халык авызында соңыннан һәртөрле легенда-хәбәрләр, әлбәттә, бик күп булган. Ул вакыйгаларны, гомумән, “Амайдагы-Мамайдагы эшләр” дип сөйләүдән калган әйтем.

АНАЙ (АТАЙ) КӘБӘМ. Кәбәм — кәгъбәм. Көнбатыш диал. Ананы яки атаны гаять хөрмәтләп атап эндәшү. Кәгъбә -мөселманнар барып хаҗ кыла торган Мәккә шәһәрендәге илаһи, мөкатдәс тотылган бина. Хаҗиләр тирәли әйләнеп йөреп гыйбадәт кылган шул бина дәрәҗәсендә ананы мөкатдәс күреп эндәшү. Китәм, анай кәбәм, күреп кал. Уң биткәемнән үбеп кал. Кыз озату җыры.

АНАСЫ (АТАСЫ), СИҢАЙТӘМ. Тел яшерү. Татар йоласынча, ир белән хатын бер-берсенә, чит кешеләр кебек исеме белән әйтеп эндәшү булмасын өчен, “анасы”, “атасы” (ягъни балабызның анасы, атасы) дип хөрмәтләп яки “син”, '“сиңайтәм” дип эндәшүдән әйтем. Бар әле, анасы, һәммәсен дә китер әле: барысында карап, уйлашып карыйк. Ф. Әмирхан.

[АНДА] СИН ТҮГЕЛ, СИНЕ АШАГАН КАРГА ДА БАРЫП ҖИТМӘС. Хәленнән килмәслек әллә кай ерак җирләргә барырга хыялланган кешегә карата көлеп әйтелә. Ягъни бик ерак җир, юлда-нидә үлеп калып, карга азыгы булу куркынычың бар. Тарихи әйтем.

фото: https://pixabay.com
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com