Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Ана теле җәүһәрләре

Ана теле җәүһәрләре

28 августа 2017
280 карау
(Нәкый Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик сүзлеге”ннән.)

[АКЧА] ВАТУ. Эре акчаны вакка алыштыру. Элек көмеш акча белән сату-алу бик күп булып, ун-унбиш, егерме тиенлек көмешне иллелек, бер тәңкәлекләрне бакырга алыштырырга, ягъни каты әйберне катыга вакларга-ватарга еш туры килүдән. Хәзер кәгазь акчаны кәгазьгә алыштыру да “вату” булып киткән.

АЛДЫН АРТКА КИДЕМ, КАРТ, МИН ДӘ ТУЙГА КИЛДЕМ, КАРТ. Кешелек киеме булмаганда, гадәти киемне үзгәртеп, алмашка киеме бар итеп күренә белү. Югыңны бар итеп булса да кеше арасында төшеп калмауга мисалдан. Мәзәкчәдән.

Бер хатынның алмашка күлмәге булмаган, карты, аны туйга алып барырга оялып, үзе генә киткән. Бервакыт карты туйда караса, хатыны килеп кергән. Өстендәге күлмәге дә бүтән кебек. Карты гаҗәпләнеп карагач, хатыны туктап та тормый: “Мин дә туйга килдем, карт, алдын артка кидем, карт”, — дигән, имеш. Бу сүз мәзәктән алып мәкаль урынында да, әйтем урынында да әйтелә.

АЛЛАНЫҢ КАШКА ТӘКӘСЕ. Күбесенчә тискәре формада кулланыла: Алланың кашка тәкәсе түгелсеңдер һ. б. Асылда юньле бер эше булмаса да, чин-дәрәҗә йә ялган шөһрәт аркасында һәрвакыт мәҗлес түрендә тотылып, бушка ашап-эчеп, югары сорт кеше (элита) булып йөрүче. Элекке заманда Аллага багышланган һәм өстендә аерымлык билгеле хөрмәтле тәкә, кеше кагылырга ярамаган табу хайваны — табынгы булудан. — Ярар, Алланың кашка тәкәсе булып күп йөрдең, әнә, бар, хәзер ишек төбендәге үз бүкәнеңә төшеп утыр!

АЛПАК ТА КЫСТЫЙ, КАЛПАК ТА КЫСТЫЙ. Ике яктан ике патшалык икесе дә үз кул астына керергә кыстый димәктән. Пугачев явына кадәр Россиядә төрле исемдә халык күтәрелеше барганда, алар үз ягына, рус патшалыгы үз ягына өндәү заманнарында чыккан. Ике хәлнең кайсына ышанырга, кайсы якта булырга белмәүгә мисалдан әйтелә.

АЛПАР ХӘЕРЧЕСЕ (ТЕЛӘНЧЕСЕ). Казан ханлыгы җирләре таланып, халык качкач, бушрак калган җирләргә көнбатыштан шулай ук сөрелеп китереп утыртылган татар авылы Алпар (Чистай өязе) элек ярлылыктан йөдәп, тирә-якка күп кенә профессиональ теләнчеләр таратудан әйтем булып киткән. Бик оста теләнеп, сораган нәрсәсен алмыйча калмаганнар. Бар әле, үземә дә бер генә папиросым калды. Алпар хәерчесе булып терәлеп торма, чиреген дә калдырмыйм.

АЛТЫН БИШЕКТӘН ТӨШКӘН. Үзләрен тумыштан ук дәрәҗә иясе булып яратылган кебек күреп тотучылар. Асылгәрәевләр алтын бишектән төшкәнме? Г. Ахунов.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com