Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Ана теле җәүһәрләре

Ана теле җәүһәрләре

23 августа 2017
541 карау
(Нәкый Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик сүзлеге”ннән) 

АНТ ОРГАН. Карг. Антын бозган өчен анты үзен орасы ялганчы адәм димәктән. Татарларда һәм гомумән борынгы төрки халыкларда биргән сүзне, вәгъдәне, антны бозу бик зур җинаять саналып, андый җинаятьчене анты бер китереп ора, аның җитмеш тамыры корый дип инанудан. Бу ышану элек татарларның биргән сүзендә, вәгъдәсендә туры булып яшәвенең рухи нигезе булып килгән. — Ах ант орган! Йөз тәңкәмне алып китте бит.

АПТЫРАГАННАН ГЫНА СУЯМ, КӘҖӘКӘЕМ. Кинаяле җор сүз. Үзенең бик яратып асраган кәҗәсен суярга пычак астына салгач, кәҗәсе бик кычкыруына каршы Мокыт: “Кычкырма, җаным, күрмисеңмени, аптыраганнан гына суям”, — дип юаткан, имеш. Гаепсез кешеләрне юк итүчеләрнең кайберләре моны кешелеккә артык бөек мәхәббәтләреннән эшлиләр икәнен әйтеп юатуларына мисалдан әйтем.

АПЫЙ МУЛЛА. Киная-типаж. Кат-кат киенгән кеше.
Апый мулла (Казан арты Бәрәскә мулласы Габдрахман Бикчәнтәй угылының кушаматы). 1845 тә вафат. Татар йоласынча, кат-кат киенүе белән телгә кергән. (Артист Габдулла Кариев сәхнәдә бу йоланы гаҗәп эффектлы һәм отышлы уйнап күрсәтә белә иде.) Күрәсең, Бикчәнтәйләр нәселе Казан артында XVII—XVIII йөзләрдә үк мәдрәсәләр тотып, татар-төрки әдәбиятының кулъязма күчермәләрен саклаулары белән генә данлы булмыйча, кием-салымда элекке гадәт-йолаларны саклауда да аерым урын тоткан.

АРТ САБАГЫН УКЫТУ. Үзенә белергә тиешле нәрсәне белмәгән, дәрәҗәсен белмичә үсенгән, узынган кешене тәртипкә чакыру, урынын күрсәтү, бик нык кыздыру, онытмаслык пешерү. Ул аларның күрмәгәннәрен күрсәтсен, арт сабакларын укытсын әле. Г. Камал. Илдә бер булган Маһруйны селтәде дә Әпрәүгә арт сабагын укытты. М. Фәйзи. (Селтәде — монда ябыштырып алды, урлады.)
Элек иске мәктәп-мәдрәсәләрдә атна башында (шимбә көн) яттан укырга бирелгән сабакны пәнҗешәмбе көн ятлаганын тыңлатып карау, арт сабагын тикшерү мәҗлесе булган. Шәкерт, әгәр дә йөкләмәсен үтәмәсә, җәзага тартылган. Хөкем каты: йөзтүбән яткырып, аркасына камчы йә чыбык орылган. Шуннан алып арт сабагын укыту үтәлмәгән бурычың өчен җәза бирү мәгънәсен ала.

АРТЫҢНАН ИСКЕ ЧАБАТА. Йөзен күрәсе килмәгән кеше чыгып киткәндә артыннан әйтеп калына торган каргыш сүз. Яңадан килмәсен өчен, биздерү өчен элек артыннан көл тутырган иске чабата чыгарып ату йоласыннан калган. Көл тутырмыйча да чабата ыргыту бар иде. Җен качыру ырымына да бәйле. Акларга каршы сугышта, очкыч белән килеп, үкчәсен майлаган чабата ыргытулар да булды. Ягъни үкчәгезне майлагыз, шәһәрдән китегез, без киләбез!

АСЫЛЫНА ТАРТА. Нәселдән килгән сыйфатларның балада пәйда булуы хакында. Безнең фольклорда һәм сөйләм телендә чагылган, борынгыдан килгән ышану буенча. Бигрәк тә ата ягыннан килгән яхшы сыйфатларның балада пәйда булышы макталган. Хәзерге фәндә ген хакындагы ачышлар белән дә ачыкланган мәсьәлә.

АСЫЛ ЯР. Чын сөекле, югары әдәп сыйфатларына ия булган, вәгъдәсендә торган, сөйгән зат.

АТА КАЗЫГЫЗ КҮКӘЙ САЛАМЫ. Мыск., ирон. Бер кодагый икенчесенә сөйләр сүз тапмагач: сүз юктан сүз, кодагый, ата казыгыз йомырка саламы дигән кебек булды бу, — дип ишарә белән әйтелә. Ата казың күкәй саламы дигән кебек, бу да бер сүз әйтәм дип, газета битендә мәгънәсез сүз язып чыкты. 3. Бәширова.
...Ә бүген, ата казың күкәй саламы, дигәндәй, мә сиңа: “төтәтеп җибәр”, имеш.

АТАСЫН САГЫНА. Җор сүз. Хуҗа Насретдинның хатыны ялгыш кайнар шулпа кабып, авызын пешереп, күз яшьләре атылып чыккач, Хуҗаның: “Ник елыйсың?” — дип соравына каршы “атамны сагындым”, дип җавап биргән. Хуҗа бу сүзгә ышанып, тиз генә кашыгы белән алып кабуына, үзенең дә күз яшьләре атылып чыккан, имеш. Шуннан алып, берәр кеше табында кайнар ашка авызын пешереп, яше атылып чыкса, атасын (яки анасын) сагынган дип әйтү кергән. 

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com