Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Карбызны ничек сайларга?

Карбызны ничек сайларга?

16 августа 2017
266 карау
Нитратлы карбыз
Карбызга суккалап караганда, тыны чыккан тупка суккан тавыш чыгачак.
Кискәч, күрер күзгә бик шома күренә, ә өлгергән карбыз шикәрле бөртекләр белән ялтырарга тиеш.
Әгәр карбыз йомшагын ваклап сулы стаканга салсаң, андагы су ал яисә кызыл төскә керәчәк. Ә сәламәт карбыздан су болганчыклана.
Карбыз йомшагы буй-буй аксыл төстә була.
Кул белән кыскалаганда шыгырдамый. Ә карап торуга өлгергән сыман, димәк, нитрат ярдәмендә өлгергән дигән сүз.


Сәламәт карбыз өлгергән карбызның беренче билгесе — карбыз өстендәге койрыгы корыган булу. Ә карбыз төбендәге чәчәк эзе, өлгерү белән бәйләнмәгән анатомик җитешсезлек кенә.
Суккалаганда яшел карбыз гына яңгырый, ә өлгергән карбызның тавышы яңгырамаска тиеш.
Кул белән кыскалаганда шыгырдаган карбызны курыкмыйча сатып алырга мөмкин.
Карбызның җирдә яткан ягы ак түгел, ә сары була.
Өлгергән карбыз тырнак белән бик җиңел тырнала һәм шул рәвешле кабыкның өске катламы бик җиңел куба.


Карбыз төшен иттарткычтан чыгарыгыз, бераз сөт кушып, болгатыгыз. Мондый катнашманы эчү көчле кан китүләрне туктата.
Карбыз төше, кабакныкы  шикелле үк, организмдагы суалчаннарга каршы кулланыла.
Тән пешкәндә, авыруның хәлен әчетелгән карбыз согы эчертеп җиңеләйтеп була.
Карбызны даими ашау кешенең нерв системасын тынычландыра, йокысын нормальләштерә, ә ирләрнең сексуаль сәләтен яхшырта.
Метеоризмнан интегүчеләргә карбызны күп ашарга ярамый — юан эчәктә күп газ җыелырга мөмкин.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com