Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Пальма

04 августа 2017
386 карау
Пальманы хаклы рәвештә тропиклар “патшабикәсе” дип йөтәләр. Чөнки ул анда көн күрүче халыкның төп яшәеш чыганагы булып тора. Һәм кешегә файдасы ягыннан пальмага тиң агач юк дип санала.

Дөньяда пальманың 3000 төре билгеле. Тик шулкадәр күптөрле булуына карамастан, бүлмә бакчачылыгында нибары 10—15 төрле пальма гына үстерелә.

Пальмалар бер-берсеннән зурлыклары һәм яфрак рәвеше буенча аерылып торалар. Шул ук вакытта аларның үзенчәлекле уртак сыйфаты да бар. Әйтик, пальманың үсү ноктасы чыбык очында урнашкан. Шуңа күрә пальманың чыбык очын кисәргә ярамый, ул корыячак.

Яфрак төзелешләре буенча пальмалар җилпәзәле һәм ютлы булалар. Канатлы пальманың яфраклары чыбыкчада ике яклатып тигез үсә. Моңа, мәсәлән, хөрмә (финиковый) һәм ховея пальмалары мисал булып тора. Ә җилпәзәле (веерный) трахикарпус, вашингтония пальма яфрагы эыкчада нур рәвешендә чәчелеп үсә.

Пальманы бүлмәдә үстерү артык мәшәкатьле түгел. Аның талымсыз төрен сайлый белергә генә кирәк.

Пальма яктылык ярата. Шул ук вакытта аны кояш кызды-торган урынга да куярга ярамый. Алай гынамы, ховея белән хомедорея пальмалары, мәсәлән, җиңелчә күләгәле урынны хуп күрә. Бүлмә пальмасы өчен 18—22 градус җылылык иң кулай санала. Аеруча хризолидокарпус, кариота, ховея, хомедорея пальмалары җылылык яратучан. Ә менә тис, хамеропс, трахикарпус, вашингтония, ливистона пьмаларын җәен балкон һәм террасага да утыртырга па. Кышын исә алар 10—15 градус җылылыкта да үзләрен иы хис итәләр.

фото: https://pixabay.com
Пальмага бүлмәдә торган җылымса су сибәргә кирәк, шкы айларда туфракны җиңелчә дымлы тоту да җитә, бөркү аеруча кышын файдалы.

Пальма күчереп утыртуны авыр кичерә. Шунлыктан, аны юргәндә, бар җаен җайлап утырту зарур. Иң элек чүлмәк төбенә яхшы дренаж (ул чәчәк кибетләрендә махсус сатыла) салыгыз. Чөнки пальма тамырларын даими сулы туфракта тоту зарарлы. Аннан соң пальманы кызыл балчык алаш кәсле туфрак салынган тирән чүлмәккә утыртыгыз.
Үсемлекне яздан башлап ашлама белән даими ашлап тору сорала.

Башка бүлмә гөлләреннән аермалы буларак, пальма орлыктан үрчи. Орлыкны шыттыру җылылыгы 25 градустан да ким булырга тиеш түгел. Пальма бик озак шытымлана. Шытып чыккач та беренче елны бик акрын үсә.

Безнең якларда үсәргә яраклашып, иң киң таралган пальмаларның берсе — нәфис хомедорея. Ул бүлмәдә 1,5 метр биеклеккә җитеп үсә һәм өйдә чәчәк атучы бердәнбер пальма санала.

Куаксыман саргылт хризолидокарпус пальмасы үзенчә бертөрле. Ул үсә төшкәч, як-якка тамырлы үрентеләр җибәрә.

Өй шартларында үстерү өчен ховея Белмора, ховея Фо-ретера, трахикарпус Форчуна да кулай санала.

“Үсемлекләрнең сихри көче” китабында: “Пальма, аеруча хөрмә пальмасы, йортны усал көчләрдән саклый”, диелгән.

Халыкта шуңа бәйле: “Татарның йортында фикус, яран һәм пальма, ә бакчасында тюльпан үсәргә тиеш”, дигән әйтем яши.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com