Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

САНСЕВИЕРИЯ

02 июня 2017
598 карау
Сансевиерия гөлен сан-севьера («чуртан койрыгы») дип тә атыйлар. Аның шулай ук «калын камыш» дигән исеме дә бар. Бу гөлнең яфраклары тире шикелле итләч, озын булып үсә. Яфрак-сабагында бизәкләр бар. Төренә карап, ул бизәкләр аркылы да, буй да була.
Әлеге үсемлекнең туган җире — Көнбатыш Африка. Ул саванналарда, елга үзәннәрендә, комлы һәм ташлы тау битләрендә үсә. Цейлонда исә йорт тирәсендә койма урынына да үстерәләр.

Сансевьера — күпьеллык, итләч үсемлек. Көньяк Африкада аны каты тукыма, аркан һәм бау ясау өчен кулланалар. Ә кайбер төренең яфрак очындагы үткен «чәнечке»сен граммофон инәсе итеп тә файдаланырга була. Хәзерге көндә безнең өйләрдә үсә торган бу гөл ераклардан алып кайтылган. Аның тамыры кызгылт, тыгыз, тармаклы.

Гөл кояшлы якларда яхшы үсә. Көмешсыман бизәкләре аның тагы да җетеләнә. Үсемлеккә ямь һәм күркәмлек өстәлә. Аны март, апрель айларында    тамырын    бүлеп утырту юлы белән үрчетәләр. Яфрак үсентеләрен тамырландырып утыртырга да була. Моның өчен яфрак-сабакны 8-10 см озынлыгында кисәләр дә, 2 см тирәнлектәге дымлы комга    утыртып,    өстен пыяла белән каплыйлар. Күп тә үтмәс, анда үсентеләр яшәрер. Гөл утырту өчен сай савыт алына. Чөнки    тамыры    тирәнгә китми, өстә була. Шуңа күрә чүлмәк төбенә эре ком салалар. Гөлне утырту өчен кәс туфрагы, урман туфрагы, черемә һәм ком (3 : 1 : 1 : 1) алына.

Сансевьераны гөл яратучылар бик теләп үстерәләр. Аның аксыл-яшькелт, хуш исле чәчәкләре үзенчә бик матур. Ул озын сабакның очында урнашкан була.

Бу үсемлеккә әледән-әле су бөркеп торырга кирәк. Болай эшләгәндә тәрәзә төбендә, китап киштәсе янында, махсус шүрлекләрдә үсүче гөл һәрчак күркәм булыр. Г өлнең туфрагы өстенә вак кына кабырчыклар тезәргә мөмкин. Бу — үсемлек Яфракларын тагын да бизәп күрсәтә. Янына тар яфраклы камыш гөле утыртырга да ярый.

Сансевьера яфрагы чәчәк бәйләме, композиция өчен менә дигән үсемлек. Аны һәвәскәр бакчачыларга да тәкъдим итәбез. Чәчәклектә дә ул күзләрне куандырып, күңелләргә күтәренкелек өстәр.

фото: https://pixabay.com/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com