Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Уразаны ничек дөрес тотарга?

Уразаны ничек дөрес тотарга?

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
30 мая 2017
524 карау

2017 нче елның Рамазан ае бара. Мөселман дөньясы бүген инде өченче көн уразада. Быелгы Рамазан көннәрнең иң озын чагына туры килде. Сәхәр белән ифтар арасы 17 сәгатьтән артык.

Гыйбадәт кылучылар шуның кадәр вакыт ризыксыз һәм сусыз торасылар. Аллаһы Тәгалә авыру кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт бирә. Шулай да, нинди хасталарга ураза тотмаса да ярый соң. Баш, эч авырта дип кенә, уразаны калдырып булмыйдыр бит. Бу сорауларга табиб-эндоскопист Зиятдинов Айрат Илдус улы, Татарстанның баш кардиологы Галәвич Альберт Сәрвәр улы һәм Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирде.

Альберт Галявич сүзләренчә, әгәр дә кеше быел гына инфаркт кичергән, йөрәк-кан тамырлары җитешсезлегенең авыр формасы, югары кан басымы белән интегә икән, аңа ураза тотарга ярамый. «Ураза вакытында, кызганычка, үлем-китемнәр гадәттәгедән бераз артыграк була. Бу – кешенең үз хәлен белмичә, даруларын вакытында эчмичә, уразага керүе белән бәйле булырга мөмкин. Көне буе ач торган кеше берьюлы күп итеп ашый-эчә икән, бу шулай ук йөрәккә бик зур киеренкелек тудыра. Бигрәк тә, иртәгә көне буе сусыз торасы бар, дип, төнгә каршы күп итеп су эчү», – диде ул.

Айрат Зиятдинов үзе дә 13 елдан бирле ураза тота икән. Ул исә: «Һәр кеше үзенчәлекле. Мөселман кешесенә алай катгый итеп, ярамый, дип әйтергә шулай ук ярамый. Әбүгалисина да, табиб башта теле белән, аннары гына дару белән дәвалый, дигән бит. Әгәр дә ашказаны, уникеилле эчәктә җәрәхәт булса, ул кеше, уразага кергәнче, иң элек табибка күренсен иде. Авырулар көчәеп киткән чорда ураза тотарга ярамый. Гомумән, кешеләрнең үз сәламәтлекләренә мөнәсәбәте гаҗәеп. Машинасына ел саен техник карау уздырырга кирәген белә ул, ә үзенә дә игътибар кирәген онытып җибәрә. Әлбәттә, кичә генә теләгән вакытында ашап-эчәргә күнеккән организм өчен, бүгеннән башлап ач тору бик зур стресс. Ул моңа әзер түгел. Һәр атнаны дүшәмбе һәм чәршәмбе көнне тотыла торган сөннәт уразалар юкка гына түгел бит, алар ай буе ураза тоту өчен үзенә күрә бер күнегү булып торалар.

Кеше организмына тәүлегенә 300 грамм тирәсе аксым һәм май, 500 грамм чамасы углевод кирәк. Шулай ук тәүлеккә бер кило гәүдә авырлыгына 30-50 мл су да таләп ителә. Ураза вакытында төп бурыч – ифтар белән сәхәр арасындагы 2-3 сәгать арасында боларны организмга кертеп бетерү. Аеруча су бик мөһим, ул организмда барган матдәләр алмашында катнаша. Ураза тотучыларның зур хаталары шунда: алар ифтар белән сәхәрдә бик күп итеп ашарга тырышалар. Ә моның кадәр ризыкны эшкәртү өчен организмга көне буена күпме су кирәк булачагын белмиләр. Ифтарда авызны хөрмә, өрек ише кипкән җимешләр белән ачуның үз фазыйләте бар. Хөрмәдә фруктоза бар. Ул бик тиз эшкәртелә. Намаз укып алган арада, хөрмәдәге фруктоза эшкәртелеп, баш миенә «ризык керде» дигән сигнал китәчәк. Ашказаны ризык кабул итәргә әзерләнәчәк. Хөрмәдән соң 1-2 стакан су эчәргә кирәк. Бу мөһим: суны ашаганнан соң түгел, ашар алдыннан эчәргә кирәк.

Тагын бер мөһим момент: кешеләр су дигәндә чәй, кофены да күздә тота. Чәй белән кофе бәвел кудыручылар. Шуңа күрә аларны түгел, чиста су эчәргә тырышыгыз. Сәхәрдә ачы, тозлы, маринадлы, ысланган ризыклар ашамагыз, икенче көнне сусарсыз», – дип киңәшләрен бирде табиб.

фото: https://pixabay.com/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com