Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Туңдырма — хатын-кыз холкының көзгесе ​(мини-тест)

Туңдырма — хатын-кыз холкының көзгесе ​(мини-тест)

26 мая 2017
688 карау
Бактың исә, хатын-кызның нинди төр туңдырма сайлавыннан чыгып, аның холкын билгеләргә мөмкин икән.

Вафлялы туңдырма (брикет)
Бу төр туңдырма яратучы хатын-кызлар бик тормышчан, уңган-булган хуҗабикәләр. Әмма ай яктысында серенада җырлап кына аны гашыйк иттереп булмаячак.


Шоколадлы пломбир
Мондый туңдырманы үзгөрүчөн холыклы ханымнар үз итә. Алар җае чыкканда ләззәтләнеп яшәргә яраталар, вакытлы аралашу өчен бик сөйкемлеләр.



Стаканлы туңдырма
Бу ханымнарга шау-шусыз, тыныч кына яшәү ошый. Аларга тормышның романтик яклары якын. Мәсәлән, чәчәк бәйләмнәре, шәм яктысында кичке аш... Алар кешеләргә карата һәрвакыт игътибарлы.




Эскимо
Бу туңдырманы салкын холыклы, максатчан ханымнар ярата. Алар ир-атларның башын өйләндереп, теләгәнчә яшиләр. Кырыкка якынайганда бала табу турында җитди уйлана башлыйлар. Аның өчен баланың әтисе һәрьяклап, шулай ук матди яктан да үрнәк булырга тиеш.




Һәртөрле
Төрле туңдырма яратучылар күңелле холыклы ханымнар. Алар бераз балаларча самими булалар. Тормышка һәм ир-егетләргә җиңел карашта булулары белән аерылып торалар.

фотолар: https://pixabay.com/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com