Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Үзеңә таян! (тест)

Үзеңә таян! (тест)

23 мая 2017
575 карау
Проблемалар... Кайвакыт бу тормыш тоташ пробле­малардан гына тора төсле. Шулай да, чишеп булмас проблема юк, диләр бит. Дөрес итеп чишә белергә генә кирәк. Ә сез аларны дөрес чишәсезме? Гомумән, килеп чыккан проблемаларга ничек карыйсыз? Һәр фи­кергә “әйе”, “юк”, “белмим”, дип барыгыз.

1)     Тормышымдагы һәр вакыйгага бик җаваплы карыйм.
2)     Кайбер кешеләр миңа карата мөнәсәбәтләрен үзгәртсәләр, бу мине күп проблемалардан коткарыр иде.
3)     Килеп туган авырлыкларны җиңү өчен ни дә булса эш­лим, монда уйланып утыру гына аз.
4)     “Бәхет йолдызы” астында туганмын, тормышым ал да гөл булыр дип, һәрвакыт ышана идем.
5)     Кеше үз кылганнары өчен үзе җавап бирергә тиеш, башкаларны гаепләп утыру эш түгел.
6)     Суык тию кебек кенә авыруларны үзем дәвалыйм, та­бибка барып тормыйм.
7)     Бөтен авырлыкларны җиңәргә була, дип уйлыйм, тор­мыш ыгы-зыгысыннан чыга алмаган кешеләрне аңлый алмыйм.
8)     Кешеләргә булышырга яратам. Үземнең дә ярдәмгә мохтаҗ чакларым булды, мине ташламадылар.
9)     Конфликт тудыручы гаеплене эзләгәндә, иң элек үзеңнән башларга кирәк.
10)     Юлымны кара мәче кискән икән, исем китми, бару­ымны беләм.
11)     Һәркем, нинди хәлдә булуына карамастан, үзенә генә таянырга, авырлыклардан чыгу өчен көч табарга тиеш.
12)     Үземнең кимчелекләремне беләм һәм башкалар ул кимчелекләремне гафу итәргә тиеш дип саныйм, чөнки үзем аларга карата бик сабыр.
13)     Үзгәртә алмыйм икән, бөтен нәрсәне дә ничек бар, шулай кабул итәм.
14)     һәр кешенең, хәтта, иң холыксыз кешенең дә уңай якларын табарга һәм шул сыйфатларына күбрәк игътибар итәргә тырышам.
15)     Яңгырлы, юеш көннәрдә дә үземне яхшы хис итәм, төшенкелеккә бирелмим.
16)     Бик күп нәрсәләр белән кызыксынам, яраткан шөгыльләрем бар.
17)     Бөтен проблемаларны да озакка сузмыйча чишәм.

Нәтиҗә:

Күбрәк “әйе” дисәгез, сез — яхшы холыклы кеше. Оп­тимист, беркайчан да авырлыклардан куркып тормыйсыз. Сездәге энергия, тормышны сөю хисе сокланырлык! Сездән күп нәрсәгә өйрәнергә була. Иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлларын табасыз. Тормышта бөтен нәрсә дә сезнең өчен ачык, гадәти.

Күбрәк “юк” дисәгез, кичекмәстән нидер эшләргә кирәк! Шулкадәр үз-үзеңә ышанмаган пессимист булырга ярамый бит инде! Иртәгедән үк дөньяга карашыгызны үзгәртегез. Мөстәкыйль булырга өйрәнегез, сезнең проблемаларны башка бер кеше дә хәл итмәячәк, үзегезгә таяныгыз.
Чынбарлыкка җиңелрәк карарга өйрәнсәгез, тормыш алай ук караңгы, авыр тоелмас.

Күбрәк “белмим” дисәгез, тормыш сез бәяләргә күнеккәнчә, алай ук билгесезлек диңгезе түгел ул. Дөнья да ак һәм карадан гына тормый. Бөтен нәрсәдә икеләнә баш­ласаң, бер проблеманы да чишеп булмый. Сез бит җил кай якка иссә, шул якка ава торган мескен үлән түгел, Кеше! Тормышыгызны үз кулыгызга алыгыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com