Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Яран баш авыртуын баса, канәфер хәтерне яхшырта

Яран баш авыртуын баса, канәфер хәтерне яхшырта

16 мая 2017
789 карау
 
Исле үсемлекләрнең чәчәге дә, яфрагы да, хәтта кайрысы да, хушбуйлы майлар шикелле үк, тәмле ис тараталар. Ул исләр кешенең кәефен күтәрә, матур булырга, кайбер чирләрдән дәваланырга да ярдәм итә. Мәсәлән...

Лаванда. Вак шәмәхә чәчәкле лаванданың хуш исе кешегә күпьяклап уңай йогынты ясый. Шунлыктан лаванданы кухняга элеп куярга, коры чәчәк бәйләме итеп бүлмәдә тотарга, кечкенә киндер капчыкка салып, карават янына элеп куярга киңәш I ителә. Лаванда организмдагы киеренкелекне бетерә, тыныч йокларга булыша. Ул шу­лай ук грипптан, бронхиттан һәм башка төрле салкын тиюләрдән ингаляция ясау өчен дә файдалы санала. Ә психологик яктан, лаванда исе үпкәләшүләрне оныттыра, татулашыр­га юл ача.
Яран. Тәрәзә төбендә үсүче гап-гади шифалы гөл. Әгәр берничә яран яфрагын зәйтүн маена салып тотсаң, экземаны, пешкән җирне һәм җәрәхәтне дәвалаучы менә дигән ши­фалы май ясап була. Шул майга манчылган мамык кисәген көнгә ике-өч тапкыр авырткан урынга куярга кирәк. Бу май шулай ук ирен бозылуны да дәвалый. Яран исе күпләрнең баш авыртуын баса.
Базилик. Хуш исле бу үсемлекне күптөрле салатларга кушалар. Базилик исе кешене тынычландыра. Аның яфрак согына су кушып, теш уртларын чайкагыз, ул авыздагы ялкын­сынуларны дәвалый. Базилик яфрагын бөҗәкләр тешләгән урынга да капларга мөмкин.
Можжевельник. Можжевельниктан ясалган шәм, браслет һәм төймәләрнең үзенчәлекле сумала исе йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Можжевельник мае аеруча ревматизм һәм артритны массажлау өчен кулай санала. Ул шулай ук чәчтәге кавыкны, биттәге бетчәләрне бетерү өчен дә кулланыла.
Лимон. Лимон кабыгының исе кан басымын төшерә. Ару-талуны, йокымсырауны бете­реп, физик эшчәнлекне яхшырта.
Канәфер. Канәфер тәмләткече дә, чәчәге шикелле үк, хуш ис тарата. Ул хәтерне ях­шырта. Шунлыктан кешеләргә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү яисә имтихан бирер алдыннан канәфер иснәргә киңәш ителә.
Роза. Гүзәл роза чәчәгенең хуш исе дә дәвалау сыйфатларына ия. Ул йөрәккә һәм кан тамырларына уңай йогынты ясый. Баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Ваниль. Бу тәмләткеч нерв системасын тынычландыра. Шул уңайдан балачак­та әбиләрегез пешергән күмәчнең хуш исен исегезгә төшерегез әле. Баксаң, ул чакта да бар хикмәт ванильдә булган икән ләбаса!
Иланг-иланг. Нәфис агач исле бу майны сатып алып иснәргә кирәк. Чөнки ул кешедәге курку хисен һәм тынычсызлануны куарга ярдәм итүче ис са­нала.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com