Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Кишер тармаклануга ни сәбәпче?

Кишер тармаклануга ни сәбәпче?

Чулпан ШАКИРОВА
Чулпан ШАКИРОВА
08 мая 2017
800 карау

Май – бакчачылар өчен көнне-төнгә ялгый торган чор. Бәрәңгесен дә утыртасы, кишер-суганын да төртәсе бар. Артыңнан ук чүп үләне баш калкыта, яшелчәләрне туендыру вакыты килеп җитә. Бүген кишер чәчү, суган утырту үзенчәлекләре хакында сөйләшербез.  Көннәрнең кинәт салкынайтуы сәбәпле, рассадалар язмышын хәл итәрбез. Җимеш агачлары утырту турында да булыр сүз. Әңгәмәдәшебез – танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов.


Кишер күршесенә бәрхет гөл утыртыгыз


–Фарсель абый, кишерне кайчан чәчәргә кирәк?
– Кишер чәчү буенча формалашкан сроклар бар. Аның берсе – апрель ахыры-май башында һәм икенчесе 10-15 июньдә. Ни өчен ике вакытта? Җәен ашау өчен тамыразыкны – язын, ә саклауга кую өчен июньдә чәчәләр. Иртә чәчкән кишер кышын сакланмый, чери. Шуңа күрә ул ике срокта чәчелә.


- Иртә һәм соң чәчә торган кишер сортларга бүленәме?
– Сортка карамый. Ә саклану-сакланмавы кайчан утыртуга бәйле. Халык арасында киң таралган сортлар дип электән килгән “Шантанэ”, “Несравненный”ны атый алам. Соңгы елларда тагын яңа 5-6 сорт популярлашып китте. Болар: “Витаминная 6”, “Канада”, “Лосиноостровская”, “Нантская”, “Московская зимняя”, “Самсон”.


- Кишер түтәлен ничек әзерләргә?
- Иң элек җирне казып, йомшартырга кирәк. Кишер бик йомшак туфракны ярата. Йомшартыр алдыннан түтәлнең 1 кв.метрына 3-4 кило черемә кертегез. Ул өлгергән, вакланган булырга тиеш. Юкса, кайбер бакчычылар түтәлгә тирес түши. Ә салам череп бетмәгән була. Нәтиҗәдә, кишернең очы саламга тия дә, шартлап ярыла. Шуннан соң кишер ботаклы  булып, әллә ничә тармаклы булып үсә.  Шулай ук ашлама өстәргә дә мөмкин. 1 кв. метрга 80 гр суперфосфат, 40 гр мочевина, 200 гр көл кертәләр. Калийлы, азотлы, фосфорлы ашлама урынына, катнаш ашлама сибәргә дә мөмкин. Бу 40-50 гр нитрофоска яки нитроаммофоска. Боларның аермасы шунда гына: нитроаммофоска азотка баерак.


- Түтәл бакчаның кайсы почмагында урын алырга тиеш?
- Төньяктан көньякка таба юнәлсә әйбәт. Буразналар да шул уңайга сузыла.


- Кишернең рәт арасы күпме калса әйбәтрәк?
- Түтәлнең киңлеге, гадәттә, 1 метр 10 см булса әйбәт. Ни өчен дигәндә кишерне 5 рәт итеп чәчсәк, ике якта 10-12 см калдырсак, ул төгәл бүленә. Рәт арасы 20 см. Буразнаның киңлеге 4-5 см, орлык исә 2,5 см тирәнлеккә төртелә.


- Орлык чәчәр алдыннан буразнага су сибәргә кирәкме?
- Кирәк. Шулай ук дымлы туфракка “Агрикола” дигән препарат сибү дә файдалы. Ул органик-минераль ашлама. Аны 10 л суга 2-3 аш кашыгы салып эретәләр.


- Орлыкны кайбер кеше учлап сибә, икенчеләр берәмтекләп чәчә...
- Орлыгың күп булса, сибәсең инде ул. Ә сатып алынган пакетта алар бит санаулы гына була. 1-1,5 см ара калдырып чәчсәң уңайлы, әлбәттә. Орлык күп булса, ком кушып сибәләр. Шулай иткәндә ул сирәгрәк төшә. Әмма тегеләй чәчсәң дә, болай итсәң дә, тишелеп чыккач үсентеләрне сирәкләргә кирәк. Беренче сирәкләгәндә, аралары 2-3 см калдырыла, икенчесе, 10 көннән соң башкарыла.  Бу вакытта арасын  4-5 см калдырып сирәклиләр.


- Вегетация (үсеш) чорында кишергә тагын аерым тәрбия кирәкме?
- Җәй буена өч тапкыр ашлау комачауламый. Тамырдан һәм тамырдан тыш туендыру төрләре бар. Тамырдан дигәндә, ашламаны суда эретеп тамырга сибәләр. Ә тамырдан тыш сибү – шул ашлама эрегән суны яшел сабакларга бөркиләр. Бу очракта да “Агрикола”ны кулланырга мөмкин. 10 л суга 2 аш кашыгы препарат алына. Шулай ук  “Энерген” дип аталган үсеш стимуляторы да файдалы. Ул әле яңарак препарат, ләкин сынауны узды. Анысын азрак күләмдә, 5 л суга гына салалар. Шулай ук өч ашлауның берсендә мочевина белән сыйларга була. Аны шулай ук 10 л суга 1-2 кашык салып эретәләр, тамырдан тукландыруда кулланалар.


- Кишер чебененә каршы ничек көрәшергә?


- Ул кишер исен сизү белән очып килә дә йомырка сала. Нәкъ кишер тамырга китә башлаганда, йомыркадан кортлар чыгып өлгерә. Кишерне тишкәләп бетерә ул. Шуңа күрә кишерне сирәкләгәндә, кишер исе чыгып, чебенне җәлеп итмәсен өчен, үсентеләрне сак кына алып, барысын бергә җыеп, түтәлдән читтәрәк юк итәргә кирәк. Кишер чебенен һәм проволочникны куркыту өчен түтәл кырыйларына бәрхет гөл (бархатцы) чәчәргә мөмкин. Йомырка салгач, очыш вакытында “Фитоверм” дигән препарат белән эшкәртәләр. Моның вакытын белергә кирәк. Гадәттә, ул кишер сабагы 3-4 см үсеп, кишер формалаша башлагач була.


Орлыклык суган 1 см диаметрдан артмаска тиеш


- Суган утырту үзенчәлекләренә килсәк...
- Туфрак әзерләү кишернекеннән аерылмый диярлек. 1 кв. метрга 3-4 кило черемә кертегез. Суган органик ашламага мохтаҗ. Ул җиңел туфрак ярата, балчыклы җирдә  үсми. Суганның рәт арасын 15-20 см калдыралар. Орлык суганы үлчәме ягыннан бер төрлерәк булса әйбәт. Кайберәүләр ашый торган, эре суганны утырта. Әмма мин аның файдасын күрмим, ул яшел кыяк өчен генә әйбәт. Икътисадый яктан да файдасы юк, бер килога әз керә. Үземә чувашлар сата торган орлык суганы ошый. Иң яхшы орлык 1 см диаметрдан артмаска тиеш.


- Шәмәхә суганны ничек үстерәләр?
- Тәрбиясе шул ук. Үзем дә яратам аны. Ул сусыл, тәмле. Аны чи килеш ашарга була. Безнең шартларда да әйбәт үсә, мул уңыш бирә.


- Орлыкны утыртыр алдыннан марганцовка эремәсендә тотарга кирәкме?
- Әйе, кишер орлыгын да, суганныкын да. Алсу төсле эремәдә, фәнни телдә 1 %лы марганцовка эремәсенә, орлыкларны 20 минутка салып алырга кирәк. Бу 10 л суга 100гр, 1 л суга 10 гр дигән сүз. Суганга су сибәргә кирәкми, юкса ул чери.


Рассаданы теплицага -  11майдан соң


- Фарсель абый, быелгы һава шартлары табышмак сыман. Помидор-борычны ачык һавага кайчан чыгарырга киңәш итәсез?
- Әгәр үсентеләрне куяр урын булмаса, 5 майдан соң пленкалы теплицага чыгарырга мөмкин. -1...-2 градус кына аңа үтеп керә алмый. Тик аның бер кимчелеге бар, тәбәнәк булганга күрә, кояш караса,аның эче бик кыза. Яшелчәләр көеп үләргә мөмкин. Әмма 11енә кадәр көтсәгез, кулайрак булыр.


Мин үзем 11 майда теплицага түгел, ачык грунтка чыгарам. Бакчам Идел буенда урнашкан. Анда су җылынды инде. Төнлә кырау төшәсе булса, җылы су парга әйләнә дә, безнең һаваны җылыта. Иртә кыраулар төшми безгә. Ә менә Биектау, Арча якларында яшелчәләрне ачык һавага соңрак чыгару отышлы. 25 майдан соң гына. Чөнки 50 елга бер булса да, 1-2 июньдә кыраулар төшкәли. Фәнни яктан караганда, Татарстан шартларында ачык грунтка чыгару өчен иң яхшы срок – 2 июньнән соң. Гадәттә, бу датадан соң кыраулар төшми.


- Көннәр суытып җибәрде, рассадаларны балкон яки верандада тотарга ярыймы?
- Үземнекеләр күптән лоджиядә тора. Буйга артык үсмәсен өчен, рассадага көндез җылы, төнлә салкын һава кирәк. Көндез +23...-25 градус булса, төнлә 15 градустан күтәрелмәсә әйбәтрәк. Менә әле чыгып карадым, көн салкынча булса да, балконда +19-20 градус.


Җимеш агачлары утырту өчен иң кулай чор


- Көзен яки иртә язда җиләк-җимеш куакларын сирәкләмәүчеләр соңга калдымы инде?
- Юк, чәчәк атканчы сирәкләргә була әле. Карлыган, крыжовникның карт, сынган, зәгыйфь ботакларын кисәләр. 5 елдан артык үскән ботак карт дип санала. Алар яшь ботакларга кояш яктысын үткәрми, үсәргә комачаулый. Андыйларны кисеп алырга кирәк. Кура җиләгенең 10-15 см итеп очын кисәләр. Иң көчле, куәтле бөрегә кадәр. Аннан соң шпалерлар сузарга кирәк. Куакларны бер рәткә утырткансыз икән, ике башына ике казык кагып, шпалерлар тартыгыз. Ике бау. Шуларга бәйләп куйсагыз, әйбәт үсә һәм җиләкләре дә эре була. Иртәрәк пешә. Җыярга да уңайлы. Төбен дә йомшартырга кирәк. Иң яхшысы: органик-минерал ашлама, ул булмаса –  катнаш ашлама. Су белән кушып сипсәң, әйбәтрәк. Аны тамырлар шундук үзләштерә башлый. 1 лейкага 2-3 аш кашыгы катнаш ашлама салына. Дым парга әйләнмәсен өчен, төбен торф яки черемә, пычкы чүбе белән мүлчәләп калдыралар.


Бөрлегәнне өскә тарттырып, казыклар кагып, шпалерларга бәйләп кую кирәк.


- Җимеш агачларын утыртуның вакыты үттеме?
- Юк, иң кулай чор. Майның беренче декадасы куаклар төртү өчен иң шәп вакыт.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com