Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Викторина: ​Дөньяда куп нәрсә белдем...

Викторина: ​Дөньяда куп нәрсә белдем...

05 мая 2017
649 карау
1.     Китерелгән мәкаль-әйтемнәргә төшеп калган сүзләрне өстәгез:
а) Сөтнең сөзмәсе,... кыскасы яхшы.
б)... юк - авызындагысын алдырыр.
в) Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга... булсын.
г) Җырның ертыгы,... сүтеге юк.

2.     “Дога илә сәлам яздым,
Сәлам соң һәм кәлам яздым,
Гыйшык тотып үлә яздым - Ки сән Фәрхи лә җанкайга... ”
Бу юллар кайсы татар шагыйренең нинди исемдәге әсәреннән? “Кәлам” сүзе­нең бүгенге мәгънәсен әйтегез.
3.     Татар сөйләм һәм язма телендә “елый” сүзенең тагын биш-алты синонимын табыгыз.

4.     Ике сүз: “мәхәббәт” һәм “мәһабәт” арасында нинди аерма бар? Бу сүзләрне кайбер кешеләр еш кына бутап сөйләшәләр.

Җаваплар: 

1. а) Сөтнең сөзмәсе, сүзнең кыскасы яхшы.
б) Теле юк - авызындагысын алдырыр.
в) Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.
г) Җырның ертыгы, сүзнең сүтеге юк.

2.     Габделҗәббар Кандалый, “Фәрхисорур” поэмасы.
Кәлам — сүз.

3.     Елый: күз яшен түгә, сыктый, балавыз сыга, яшькә тыгыла, күзләрен сидрәтә, мышкылдый, буасы ерылган (киткән).

4.     Мәхәббәт - сөю, ярату, гыйшык, дәрт.
Мәһабәт - мәгърур, олпат, затлы, күркәм, саллы, гүзәл.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com