Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Яратамы, яратмыймы?

Яратамы, яратмыймы?

13 апреля 2017
434 карау
Сез — гашыйк! Ятсагыз да, торсагыз да уегызда Ул гына. Тик... аның йөрәгендә кем икән? Өметләнергә урын бармы соң сезгә?
Безнең тест менә шушы сорауга җавап табарга ярдәм итәр дә инде.
“Әйе” дип җавап бирәсез икән — үзегезгә 2 балл куегыз, “төгәл әйтә алмыйм” дисәгез — 1 балл, ә “юк”ка — 0 балл.
1.     Ул сезгә аерым игътибар күрсәтәме?
2.     Ул булган компаниягә сез килеп кушылгач, сөйләшкән җиреннән туктап калмыймы?
3.     Нәрсә турында сөйләвен дә онытып тормыймы?
4.     Үзегезгә озак кына текәлеп карап торганын сизгәнегез юкмы?
5.     Бүлмәгә сез килеп кергәч, күзләрен яшермиме?
6.     Сезгә карамаска тырышуына игътибар иткәнегез юкмы?
7.     “Башка гашыйк булган кешесе юк аның”, — дип ышанып әйтә аласызмы?
8.     Аның сезне “яхшы дус”, “үзебезнең кеше” дип беркайчан да атаганы юкмы?
9.     Аның сезнең белән икәү генә калып сөйләшкәндәге тавыш тембры башкалар янында сөйләшкән тавыш тембрыннан аерыламы?
10.     Янәшәдә сез булганда ялгыш җавап биргән, сүзләрне оныткан очракларын сизмәдегезме?
11.     Сез гел көтмәгәндә, “очраклы рәвештә” генә бик еш очрамыймы ул?
12.     Киләчәккә булган планнары белән уртаклашканы юкмы?
13.     Үзенең кичерешләрен, иң яшерен борчуларын сөйлиме ул сезгә?
14.     Үткән тормышытурында сөйләгәне бармы?
15.     Сез әле танышмаганда булган теге яки бу вакыйгаларны искә төшергәндә сезнең аларга карата фикерегез белән кызыксынамы, шул елны, айны яки көнне син кайда, нәрсә эшли идең, дип сорашмыймы?
16.     “Кызганыч, ике ел элек үк танышмаганбыз”, — дип әйттеме, юкмы?


26-32 балл. Ул сезгә муеннан гашыйк!
20-25 балл. Өметләр юк түгел, ләкин үз хисләрен ул әлегә үзе дә аңлап бетерми. Көтегез!
16-19 балл. Хәлегез бик үк яхшы түгел, билгеле, шулай да күптән түгел генә танышкан булсагыз — өметне өзмәгез. Хәер, өметләнергә һәркемнең хакы бар, ә аның тормышка ашу-ашмавын исә вакыт күрсәтер.
0-15 балл. Гашыйклыкның ярылып яткан билгеләре күренми-күренүен, әмма, “Шайтан гына өметсез”, диләр бит!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com