Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Пилинг, скраб, гоммаж: сезгә кайсысы килешә?

Пилинг, скраб, гоммаж: сезгә кайсысы килешә?

10 марта 2017
628 карау
Чәчәк таҗчыклары сыман йомшак һәм нәфис бит-йөз турында кайсы гына хатын-кыз хыялланмый икән? Әгәр тиешле гамәлләрне үз вакытында башкарсагыз, хыялыгыз, һичшиксез, тормышка ашачак. Битнең тышкы кыяфәте иң элек аның өске катламы — эпидермиска бәйле. Эпидермисның күзәнәкләре һәр 8-10 көн саен искереп, битне каушакландыра. Нәтиҗәдә, бит суламый, шиңә башлый, ә бу, үз чиратында, тирене картайта. Тирене яңартып, сафландырып тору өчен биткә әледән-әле пилинг, гоммаж, скраб процедуралары ясарга кирәк.

Пилинг
Пилинг түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- Биткә массаж сызыклары буенча чистарткыч крем сөрте­гез. Аннары аны су белән юып төшерегез. Тире артык нәзберек булган очракта — салфетка белән сөртеп алыгыз.
- Ромашка, бөтнек, шалфей һәм череда кебек үләннәр өстәлгән парлы ванна өстендә 10-15 минут тотыгыз.
- Әгәр биттә комедон дигән кара таплар булса, аларны ике салфетка ярдәмендә сак кына сытып чыгарыгыз, һич тә бармак белән сытарга ярамый!


Гоммаж
Коры биткә массаж сызыклары буенча каты йонлы косме­тик пумала белән гоммаж сөртегез. Ә күз тирәли сөртмәгез!
Гоммаждагы матдәләр битне чистарткан арада, ун ми­нут утырып ял итегез.
Гоммаж тирене тарттырып киптерүгә, битне шул ук массаж сызыклары буенча акрын гына массажлагыз.    

Скраб: купшы орхидея
Ә менә майлы, катлаулы тире өчен гоммаж бик үк нәтиҗәле түгел. Ул йомшаграк санала. Катлаулы тирегә исә активрак йогынты ясаучы скраб отышлы булачак.
Скрабның биткә йогынтысы аның катнашмасындагы химик йогынтыдан гына түгел, ә механик тәэсирдән дә то­ра. Скраб катнашмасы җиләк-җимешнең вакланган төшләреннән ясала. Халык медицинасы рецептлары буен­ча аңа эре тоз, бөртекле кофе, вакланган солы ярмасы да салына. Бу микроскопик матдәләр биттәге тупас катламны бик әйбәт куптара.
Скраб, гадәттә, дымлы биткә сөртелә. Бу — беренче аерма. Икенче аерма — скрабны сөртү белән үк битне мас­сажлый башларга кирәк. Бу процедураны бит җиңелчә кы­зарганчы дәвам итәргә ярый.

Кул да тәрбия сорый

Биткә пилинг ясаганда, бераз гоммаж яисә скрабны (монысы да Нәкъ шул гоммажлы массаж битне нәфисләндерә, тиренең сизгерлегенә карап сайлана), сабын сөрткәндәй, куллары- йомшарта да инде. Калган гоммажны җылы су гызга да сөртегез. Аннары кулларны бармак очыннан башлап белән юып, тоник сөртегез. Сизгер тиреле биткә беләккәчә 5-10 минут дәвамында массажлагыз. Күр дә тор, кул да бит спиртсыз тоник кулай санала.    шикелле    йомшарып һәм нәфисләнеп калачак.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com