Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Тәрәз төбем гөлбакча

Тәрәз төбем гөлбакча

17 февраля 2017
861 карау
Лимон
Лимон үсемлеге җимешләнсен өчен аны дөрес итеп тәрбияләү зарур. Беренчедән, лимонны озак еллар дәвамында гел бер чүлмәктә, гел бер туфракта үстерергә ярамый. Ике-өч ел узгач башка савытка, дөрес катнашмалы туфракка күчереп утырту сорала. Мәсәлән, кальций күбәйгән туфракта гөл лимонлана алмый. Һәм гөлдә, кагыйдә буларак, бер лимон барлыкка килсен өчен ботакта ундүрттән дә ким яфрак булмаска тиеш. Шулай  ук лимон туфрагын эт, песи кебек йорт хайваннары бәвел белән зарарлаудан да сакларга кирәк.

Орхидея
Бүлмәдә үстерү өчен барлык төр орхидеялардан бары тик берсе — фаленопсис төре генә яраклы санала. Орхидеяны халыкта, чәчәкләре очып йөргән күбәләкләргә охшаш булган өчен, “күбәләкләр” дип йөртәләр. Яхшы үсеш алган зур орхидеяга ун көн дәвамында бөтенләй су сибәргә ярамый, бары тик бераз су бөркеп торырга гына кирәк.
Үзенең тышкы аристократик кыяфәтенә карамастан, ул өй шартларында бер дә нәзберекләнмичә яхшы үсә. Гадәттә, бу үсемлек көйсезлегеннән түгел, кешенең чамадан тыш кайгыртучанлык күрсәтүеннән үлә.
Табигатьтә күп кенә орхидеялар туклану җирлеге булмаган, туфраксыз урында, агач ботакларында үсәләр. Бу шартларда орхидея үзенең үсеше өчен суны тамырлары белән һавадан ала. Ә агачтагы корыган кайры, мүк, черегән яфраклар орхидеяның туклану чыганагы булып тора. Шунлыктан орхидеяга туфракны гади бакча җиреннән түгел, иске нарат кайрысыннан, утын күмереннән, черегән агач төбе калдыкларыннан һәм кипкән абага тамырларыннан ясарга кирәк. Орхидеяга суны аз-азлап һәм сирәк кенә (атнага бер тапкыр) сибү сорала. Ә менә тирә-юнен гел дымлы итеп тоту өчен, аңа көнгә берничә тапкыр су бөркү яхшы.
Су сибү өчен бүлмә температурасындагы йомшак су кулланыгыз. Суны иртән сибү,  бөркү  кичкегә  караган­да гөл өчен күпкә файдалырак. Ор­хидеяның җирлеге су сипкәннән соң тизрәк корысын өчен, аның чүлмәге төптән генә түгел, ян-яктан да тишкәләнгән булырга тиеш. Су сибүнең иң яхшы ысулы чүлмәктәге “җирлек”кә су бөркү.
Орхидея яхшы үссен өчен аңа зур яктылык төшкән һәм кышын 22 градуслы, ә җәен 20 градуслы җылылык булган идеаль температуралы, күләгәле урын булдыру зарур.


Алтын мыек
Күптөрле шифалау сыйфатына ия булган алтын мыек (золотой ус) үсемлеген халыкта бүлмә женьшене дип йөртәләр.
Алтын мыек үсемлеге биогенлы стимулятор булып тора. Билгеле булганча, организмга биогенлы стимуляторны кертү, кеше организмында матдәләр алмашы процессын яхшырта. Ә бу, үз чиратында, күп кенә авыруларны дәваларга ярдәм итә. Шунлыктан бу үсемлекне дару гөле буларак үстерәләр һәм кулланалар.
Алтын мыек җылы һәм яктылык яратучан үсемлек. Кышын аз-азлап су сибәргә кирәк, әмма туфракны корытырга ярамый.
Яхшы үссен өчен гөлне кәсле җирдән, ком кушылган черемәдән торган җир катнашмасына утыртырга киңәш ителә. Җәй көне балконда тоту файдалы булачак. Сабагы нечкә һәм озын булып үссә, терәк куегыз.
Әгәр дә үсемлектә көрәнсу яфраклар барлыкка килсә, сез аны дөрес тәрбияләмисез дигән сүз. Тукландыргыч матдәләр җитмәү, бик кызу кояш яктысы яисә су җитмәүчәнлек моңа сәбәп булырга мөмкин. Көчле үсеш чорында алтын мыекны бүлмә гөлләре ашламасы белән тукландырырга кирәк. Ә ачык туфракта үсемлекне тагын көл катнашмасы, тирес белән тукландыру һәм җирне даими дымлы тоту сорала. Шул кагыйдәләрне үтәгән очракта сез бик файдалы дару үсемлеге үстерәчәксез.
 
-  Без барыбыз да әфлисун ашарга яратабыз, ә әфлисун төнәтмәсе ярдәмендә бүлмә гөлләренең яфрагын ялтыратырга һәм талпан тозагыннан коткарырга мөмкин икәнлеген белмибез.
Моның өчен биш-алты әфлисун кабыгын кайнап торган (2-2,5 литр) суга салып, каплагыз. Ә иртән согын чыгарып, кабыкларны изгәләп алып ташлагыз. Аннары шул әфлисун төнәтмәсен гөл яфракларына, тәрәзә төбенә һәм чүлмәктәге туфракка бөркегез. Шул рәвешле бер-ике тапкыр сиптергәч, талпаннан зарарланган гөл сәламәтләнеп калачак, ә яфраклары ялтырап китәчәк.

фото: https://pixabay.com/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com