Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → «Сер» эчендә ниләр бар?

«Сер» эчендә ниләр бар?

Л. МИРОНОВ
Л. МИРОНОВ
10 февраля 2017
2642 карау
Беренче өлеш:http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=3459
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=3675

 Җенси якынлык вакытында, табигый ки, ир кеше активрак хәрәкәтләнә. Һәм кушылуның мөмкинлекләре дә аның үзен ничек тотышына бәйле. Әмма күпчелек ирләр тән якынлыгының кереш өлешенә игътибар бирмиләр. Хатыннарының эроген нокталарын уятмый, аны психологик яктан әзерләми генә тизрәк кушылу җаен карыйлар. Нәтиҗәдә хатын-кыз якынлык кылуга әзерлексез керешә, ягъни аның җенес әгъзасы юешләнеп өлгермәгән була. Шуңа күрә ул бушана да алмый кала.
Колак – барлык хатын-кызларның да иң сизгер эроген ноктасы санала. Яфрагына кагылудан битәр иркә сүзләр ишетү хатын-кызда кушыласы килү теләген бик нык көчәйтә. «Ир кеше – күз, ә хатын-кыз колак белән ярата», – диләр немецлар. Бу чынлап та, дөрес.
Ирләрнең секска кагылышлы фикер йөртүенә соң дәрәҗәдә эгоизм хас. Җенси мөнәсәбәт алар өчен башлыча кушылу һәм орлык җибәрүдән гыйбарәт. Башта һәм ахырдан иркәләү, назлауны алар әллә ни әһәмиятле түгел, дип табалар. Бу яшүсмерләргә хас «тизрәк, тизрәк!»тән торган мастурбациянең дәвам итүен күрсәтә.
Һинд трактатларында җенси мәхәббәткә әзерлек һәм аннан соңгы иркәләнү вакытының кушылу гамәленнән озаграк булырга тиешлеге әйтелгән. Канәгатьлек алгач ук аркасын куеп гырлап йоклап киткән ир, һичшиксез, хатынында матур хис калдырмый.

Җенси тойгыларның төрле вакытта уянуы җенси каршылыкның өченче үзенчәлеген тәшкил  и т ә. Хатын-кызда ул акрынрак бара. Шуңа күрә ир кеше инде эшен бетереп куйганда, хатын-кыз әле уяна гына башлый. Хатын- кыздагы төрле авырулар, невроз, гаиләдәге низаглар да менә шуннан килеп чыга, диләр врачлар. Хатын-кызның фригид булып калуына да, шунлыктан, ирләр гаепле.
Күп кенә парлар, иртәме-соңмы, бер-берсенә җайлаша. Әмма күпчелеге моңа ирешә алмый. Статистика мәгълуматлары хатын-кызларыбызның дүрттән өч өлешенең үз гомерендә тән ләззәтен татудан мәхрүм икәнлеген күрсәтә. Шулай итеп, җенси наданлык йөз меңнәрчә хатын-кызны бик гади һәм табигый бәхеттән мәхрүм калдыра.
Хатын-кыз арасында киң таралган аноргазмия авыруы да шуның нәтиҗәсендэ барлыкка килэ. Ул җенси теләк булып та, канәгатьләнә алмауны аңлата. Моның бер сәбәбе хатын-кызның психоэротика өлкәсендә сексуаль әзерлеге юклыкка, ә икенчесе ирләргә хас берничә җитешсезлеккә бәйле.
Җенси яктан ирләргә өч кимчелек хас: алар тиз дәртләнә (5-10 минут) һәм тиз бушана (эякуляция һәм оргазм 1-3 минут бара). Һәм шуның нәтиҗәсендә ул мәхәббәт уенын дәвам итүдән дә тиз сүрелә. Канәгатьлек алу белән ул хәлсезлек һәм моңсулык хисе кичерә, ә хатын-кыз, киресенчә.
Ирнең шушы кимчелеге, ягъни иртә орлык җибәрүе аркасында хатын бушанырга өлгерә алмый кала. Бу хәл анда җенси якынлык кылуга теләкне киметә һәм ул тора-бара аннан читләшә башлый.
Шулай итеп, тәнәфесләр торган саен озыная, ә җенси якынлык кылу вакыты кыскара бара. Кыскасы, күп очракта хатын-кыз канәгатьсез кала. Бу инде гаиләдә татулык бетте, ике арада килешмәүчәнлек, салкынлык башланды, дигән сүз. Моннан котылу өчен җенси мөнәсәбәт ешлыгын җайлау, ягъни башта үзең, ә 20-30 минуттан хатынының тулысынча канәгатьләнүенә ирешү өчен кушылу мөһим.
Әгәр хатын-кыз оргазм кичермәсә, анда фрустация – нервлану, тынычсызлану, касык, бил тирәсендә авырту, оча сөяге өлешенә кан утыру, ялкынсыну, ак килү күзәтелә. Ирләргә боларның барысын да исәпкә алырга һәм үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Җенси яктан    тәрбияле ир тәмам картайганчы хатынын бәхетле итә ала...
Каршылыкның дүртенче үзенчәлеге яшь аермасы булган ир    белән хатынның сексуаль яктан    төрле активлыгына б ә й л е.
Әгәр ирләрдә җенси таләп 23-25 яшьләрдә көчлерәк сизелсә, хатын-кыз аны 5-8 елга соңрак тоя башлый. Һәм күп очракта бу вакытта инде ирләр сүрелә төшкән була.
Моннан шундый күңелсез хәл туа: ир кеше җенси яктан бер төрле калыплашкан була, ә хатын-кыз, киресенчә, яңа гына өлгереп җитеп бу өлкәдә төрлелеккә, яңалыкка тартыла. Хатыннарының бу кыланмышы кайбер ирләрне шиккә дә төшерә.
Җенси якынлык кылганда сүлпәнәюләрен сизгән ирләр хафага төшә- ләр, үз көчләренә ышанмый башлыйлар. Бу ялган импотенция дигән сүз. Ирләрнең күбесе куркудан төшенкелеккә бирелә башлый. Бу халәт аларда хатын-кыз җавап төсендә үзен бик сүлпән тотканда да туарга мөмкин. Урта яшьләрдәге ир җенси мөнәсәбәттә үзен талымлырак тота, аның өчен үзе белән якынлыкка кергән хатынга булган хисләре, шартлары да әһәмиятлегә әйләнә.
Акыллы хатын мондый очракта үзен сабыр, итагатьле тота. Үз теләген
яшерми, ирен эротика ысуллары кулланып иркәли. Ничек тә анда үз көченә ышаныч, җенси теләк уятырга тырыша. Хатын-кызның шулай ачыктан-ачык иркәләнергэ омтылуы һәм тиз бушануга ирешүе, чынлап та, уңай нәтиҗә бирә. Бушана башлагач һәм бетергәч хатын-кыз иренең үз вазифасый башкарып чыгуын ниндидер ысул белән белдерү җаен табарга тиеш.
Шулай итеп, бер-береңне психофизиологик яктан «кыздыру» һәм җенси якынлыктан тулысынча ләззәт алу өчен хатын-кызга берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Мәсәлән, хатын-кыз иренен һәр хәрәкәтенә җавап бирергә һәм үзе дә аңа ярдәм итәргә (ир кеше кырык яшьтән узган булса бу бигрәк тә мөһим) – сексуаль киеренкелекнең артуы-кимүен истә тотып, якынлык кылу барышы белән акыллы төстә идарә итәргә тиеш. Ягъни бу очракта үбү, үзенә генә хас иркә сүзләр пышылдау, сыйпау һәм башкалар күздә тотыла.
Якынлык кыла башлагач аны туктатырлык бернинди хәрәкәт тә, сүз дә булырга тиеш түгел!
Бу кагыйдәләрне бик күп хатын-кызлар белми яисә белсә дә, аларга әһәмият бирми. Менә ни өчен бүгенге көндә ялган импотенция белән җәфаланучьн ирләр саны арта бара. Ләкин, икенчедән, теләгән ва- кытында якынлык кылып, аннан тулысынча җенси канәгатьлек алучы хатын-кызлар бездэ 10 процент кына исәпләнелә!
Хатын-кызның үзен сүлпән тотуы ирләрнең җенси мөмкинлекләрен киметә. Бу өлкәдә аларны берничә төргә бүлеп карарга була. Әйтик, җенси яктан көчсезләре – 40, уртачасы – 50 һәм нормале 10 процент тәшкил итә.

(Дәвамы бар)

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com