Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → «Сер» эчендә ниләр бар?

«Сер» эчендә ниләр бар?

Л. МИРОНОВ
Л. МИРОНОВ
15 декабря 2016
1735 карау
Хатын-кызның бөтен тәне җенси теләк уятуга сәләтле. Моның өчен аны бала чакта әти-әнисе, хатын булгач, ире үбеп, сыйпап «әзерләргә» тиеш. Баланы йоклатканда ата-ананың үбүе, иркәләве бик мөһим. Чөнки шуның аша, шәфкатьлелек белән бергә, балада эроген нокталар да уяна. Һәм, гомумән, үбү үзара мөнәсәбәттә бик әһәмиятле шарт. Мәхәббәт телендә ул «Мин сине яратам», «Миңа синең белән рәхәт», «Мин сине телим» дигәнне аңлата. Ләкин күп кенә ирләр дә, хатыннар да үбешүгә тиешле әһәмият бирмиләр. Ә чынлыкта исә бу гамәл кешене дәртләндерә, кыюландыра. Җенси мөнәсәбәтне баета.

Ир кеше хатынының эроген нокталарын даими уятып торырга, аларның иң сизгерләрен эзләп таба белергә тиеш. Ул нокталарны иркәләп, ир хатынының җенси теләген арттыра һәм аның тулысынча канәгатьлек алуына ирешә. Әгәр хатын-кызның җенси дәртен дөрес үстермәсәң, ягъни аны ирнең теләген һәм ихтыяҗын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә чын хатын-кыз итеп тәрбияләмәсәң (нормаль җенси мөнәсәбәт ешлыгы көн аралаштан ким түгел), ул бөтен гомеренә    фригид (җенен яктан салкын) булып калырга мөмкин. Андыйлар бездә 43 процент тәшкил итә.

Ләкин бер хатын-кыз да фригид булып тумый. Аларның 40 проценты дөрес тәрбия алмаудан, бигрәк тә ирләрнең бу өлкәдәге наданлыгы аркасында гына шушы хәлгә төшә. Һәм бу очракта бик четерекле күренеш хасил була. Әйтик, ир-ат кыз кешене хатын-кыз итә алмады, ди.

Шул сәбәпле ир-егеттә ялган импотенция – җенси көчсезлек барлыкка килә. Тора-бара аның чын импотенциягә әверелүе дә бик ихтимал. Әмма бу хәлгә төшкән күп ирләр, гадәттә, читтә сөяркә эзли башлый...
 

ЭРОГЕН НОКТАЛАР



Хатын-кызның    колак яфрагы, колак эче, колак асты чокыры, бит алмалары, муенның җилкәдән колакка кадәр өлеше, арка, бил, корсак, кендек тирәсе, касыкның югары, ботның эчке тирәләренә урнашкан. Моннан тыш ирен, күкрәк һәм ими очлары, аналык җиңсәсе, җенес иреннәре һәм клитор иркәләүгә аеруча сизгер.

Беренче тапкыр җенси якынлык кылганда кыз кеше психик һәм физиологик киеренкелек кичерә. Ул билгесез нәрсә алдында коелып төшә, кызлык пәрдәсе ертылганга сызлана һәм балага узудан коты алына. Шулай итеп, бу якынлык аңа бер ләззәт тә бирми.

Мондый вакытта ир хатынына карата бик тә сизгер, игътибарлы һәм йомшак мөгамәләле булырга тиеш. Ләкин аларның күпчелеге моны белми һәм белергә дә теләми. Шуның белән хатыннарында үзләренә карата ярату һәм соклану хисен юкка чыгара. Ә бу исә соңгыларын сал- кынлыкка этәрә.

Менә шуңа күрә өйләнешкәч, бигрәк тә зөфаф кичендә ир кешегә үзенең җенси таләпләрен тулысынча канәгатьләндерергә исәп итәргә ярамый. Ә шатлык, ләззәт соңрак, бер-берсенә күнегә төшкәч, алар икесе дә секска өйрәнгәч киләчәк.
 

ЧЫН ХАТЫННАР НИЧӘҮ?



Организмның физик яктан әзерлегенә карап врачлар җенси мөнәсәбәт кылуны ирләргә 24-25, ә хатын-кызга 20-22 яшьләрдә башларга ярый дип саныйлар. Бала тудыру өчен иң яхшы чор 22-29 яшьләр арасында дип карала.

Сексологлар мәгълуматларына караганда, яшь хатыннарның яртысы туйдан соң ике ел узгач кына үзләрен чын-чынлап хатын-кыз итеп тоя башлыйлар икән. Менә шушы гап-гади әлифбаны яхшы белгәндә яшь хатында чын хатын-кыз хисен уяту вакытын тизләтергә дә мөмкин. Чөнки ул тышкы кыяфәтендә нинди дә булса сыйфатлары үзгәргәнгә генә түгел, ә мәхәббәтнең тән якынлыгыннан ләззәт тоя башлагач, чын-чынлап җенси теләк туа башлагач кына үзен җитлеккән хатын итеп тоя башлый. Ирләр кебек үк хатыннар да бу ләззәтне сексуаль кие- ренкелектән бушангач (оргазмнан соң) кына татый. Кызганыч, аларның күбесе бу бәхеттән мәхрүм яши.

Үз җенси теләкләренең тирәнлеге, җенси якынлыкка тартылу көче буенча хатын-кызлар өч: фригид, яисә салкын (43 процент), уртача яисә ярым салкын (47 процент) һәм нормаль (бары тик 10 процент) төркемгә бүленәләр.

Игътибар итегез 43 +47=90. Бу нәрсә дигән сүз. Бу, димәк, бездә хатын- кызларыбызның 90 проценты җенси яктан үзен чын хатын-кыз итеп тоймый дигән сүз. Менә ни өчен безнең илдә аерылышулар саны да үсә бара! Салкын һәм ярым салкын хатын-кызларыбыз күпме генә икенче тапкыр кияүгә чыгарга тырышмасын – аларны алмыйлар. Чөнки секс, бигрәк тә ирләр өчен, никахның нигезен тәшкил итә. Моның өчен аларны гаепләү һич дөрес түгел.

Ә ирләргә кая барырга? Шушы сәбәпле сексуаль җинаятьләр саны да арта бара.
 

БЕР-БЕРЕҢНЕҢ ҖАЕН ТАБЫП



Дисгармония, ярашмауның икенче үзенчәлеге ир-ат белән хатын-кызларда җенси хисләрнең төрлечә чагылышына бәйле. Җенси хисне ике – психологик һәм физиологик этәргечләр уята. Бу җәһәттән дә ир белән хатын-кыз организмы капма-каршыга аерыла. Хатын-кызда физиология эшчәнлеге белән психология, тәэссорат идарә итә.

Шуңа күрә хатын-кыз, ирләрдән аермалы буларак, психологик яктан әзерлексез килеш тән якынлыгына тартылмый. Тупас, кискен сүз, дорфалык, көтелмәгән тавыш-гауга хатын-кызның дәртен сүндерә. Тән һәм рухи җәрәхәтләргә тиз бирешүчән хатын-кызда җенси дәртне йөгәнләү хисе ирләрнекеннән күпкә көчлерәк.

Яшьрәк чакта ирләр өчен физиология ягы беренче урында тора. Алар күбесенчә психологик тәэсирләргә игьтибарсыз була. Ә хатын-кыз четерекле зат, тулысынча җенси канәгатьләнү алу өчен аңа ул ирне ярату, хөрмәт итү һәм үзенең дә аңа ошавын белү зарур. Бу этәргечләр ирләргә дә чит түгел, әмма ягымлылык, җылылык, иркәләү җитмәүдән хатын-кызлар күбрәк зарланучан.

Күренекле сексопатолог Н. Ходаков җенси багланышка керү һәм якынлык кылу (коитус) нәкь менә иркәләүдән башлана, дигән фикер белдерә. Ир дә, хатын да бердәй канәгатьләнү алсын өчен аларның икесенең дә бер-берсенә мөмкин кадәр ләззәт, шатлык бирергә омты- лулары бик мөһим. Әгәр һәркайсы үзе турында гына уйлый икән, берсе дә моңа ирешә алмаячак. Җенси якынлык иркәләүдән башланырга һәм шуның белән тәмамланырга да тиеш.

Арыган, йончыган хатын-кыз ирен канәгатьләндерә алмый. Шуңа күрә ир кеше моның өчен алдан ук кайгыртырга – ул көнне хатынын өй мәшәкатьләреннән арындырып, ял иттерү, тынычландыру чарасын күрергә бурычлы.

(Дәвамы бар)

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com