Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → 12 – 18 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

12 – 18 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

12 декабря 2016
927 карау
Казанда "Филармониада" IX сәнгать фестивале бара, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа программасын тәкъдим итә.

Казанда "Филармониада" IX сәнгать фестивале концертлары дәвам итә. Тинчурин тетары Туфан Миңнуллинның заманында зур уңыш белән барган спектаклен заманчалаштырып куя. Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа программасын тәкъдим итә.
 

12 декабрь (дүшәмбе)



М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында - Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Изге бакча” дип аталган яңа программасының премьерасын тәкъдим итә. Спектакльне Геогий Ковтун куйган, композитор – Радик Сәлимов.
Башлана – 18.30да.

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында – “Вакыт хөкемдары”, язучы Рауль Мир-хәйдәровка 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. 
Башлана - 17.00

Тинчурин театрында - "Идел-йорт" халык театрлары коллективларының фестиваль-конкурсының йомгаклау кичәсе. Театраль бәйрәмнең беренче өлешендә җиңүче коллективларга дипломнар тапшырылачак һәм гран-при алган коллективның спектакле күрсәтеләчәк.

Башлана - 18.00
 

13 декабрь (сишәмбе)



Г.Камал театрында - “Җәйнең бер көнендә”, Йон Фоссе. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Топ рольдә – Люция Хәмитова. Драма. Спектакльнең премьерасы 2013 елның 8 февралендә булды. 
Башлана 18.00.

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Керпе малае дуслар эзли”. Рафис Корбан. Музыкаль әкият. 0+ 
Башлана – 14.00
 

14 декабрь (чәршәмбе)



Г.Камал театрында – “Җанкисәккәем”, Туфан Миңнуллин. Музыкаль комедия 2 бүлектә. Спектакльнең премьерасы 1995 елның 27 октяберендә булды.
Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.

К.Тинчурин театрында – “Туй алдыннан”. Жанры- моңсу комедия. Реиссеры – Резеда Гарипова. 
Хәй Вахит тарафыннан бәян ителгән әлеге кыйсса җыр кебек ихлас һәм үтемле. Рафаэль, Әдилә белән булачак туе алдыннан, үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик дустының кәләше, Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяруымы, әллә тәкъдирме? Кайсын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?..
Төп рольләрдә: Рөстәм Гайзуллин, Ирек Хафизов, Гүзәл Гайнуллина, Гөлназ Нәүмәтова. 
Спектакльнең премьерасы 2013 елның 2 июлендә булды. 
Башлана 18.30

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Р.Юлдашев һәм "Курайсы". 
Роберт Юлдашев — курайны актив пропагандалаучы дөньякүләм танылган музыкант. Артист Николай Носков, Гарик Сукачев, Пелагея кебек артистлар белән уртак проектлар ясаган, опера җырчысы Илдар Абдразаков белән бергә Ла Скалада чыгыш ясаган. «Курайсы» ансамблен ул 2006 елда оештырып җибәргән. Ансамбльнең чыгышларында думбыра, кубыз кебек уен кораллары катнаша. 
Башлана - 18.30
 

15 декабрь (пәнҗешәмбе)



Г.Камал театрында – “Мулла”, Туфан Миңнуллин. Драма 2 бүлектә. 
Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды. 
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Башлана – 19.00

К.Тинчурин театрында – “Мәхәббәт баскычы”, драматурглары — Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин. Режиссеры - Рәшит Заһидуллин. Жанры — комедия.
“Мәхәббәт баскычы” комедиясе – әсәрнең бар мәгънәсе исемендә үк чагылган спектакль. Ул барыбызга да яхшы таныш булган совет кинокомедияләре рухында эшләнгән заманча тамаша. Биредә уйлап чыгарылган бер генә нәрсә дә юк. Барысы да тормышның үзеннән алынган. Гадәти хәл: бер-берсен сөйгән егет белән кыз, әти-әниләренә әйтеп торуны кирәк дип тапмыйча, ЗАГСка гариза илтмәкчеләр. Әлеге хәбәр яшен тизлеге белән таралып та өлгерә. Шулай ук ул яшьләрнең әти-әниләренә дә ишетелә. Нәтиҗәдә, нәкъ Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сындагы кебек үк, гашыйклар һәм аларның бәхетенә кырау булып төшәргә әзер торучылар арасында төрле көлке хәлләр, аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Ләкин, бәхеткә күрә, безнең тамашада барысы да яхшы тәмамлана. Яшьләр үзләре генә кавышып калмыйлар, алар башка гашыйк җаннарны да бергә кушарга булышалар.
Көлке вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр.
Башлана 18.30 сәгатьтә

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Нигез ташлары”. Туфан Миңнуллин. 12+
Башлана – 18.30

Чаллы театрында – “Без бит авыл малае!” Туфан Миңнуллин. 6+ Комедия.
Кайчандыр шаулап-гөрләп торган авылдан бер генә хуҗалык калып, шул йортта син үзең яшәсәң, нәрсә турында хыялланыр идең икән? Айлы кичләре, сандугачлы таңнары белән элеккесеннән дә матуррак, тазарак авыл, җырлап-гөрләп яшәп ятучы авылдашлар турында түгелмени? Спетакль каһарманнары да юкка чыгып баручы авылларын саклап калу һәм яңадан торгызу өчен барын да эшлиләр, хәтта кыз урлауга кадәр барып җитәләр. Тик урлаган кызлары гына качып китә. Нәрсә булыр алар белән? Авылның киләчәге бармы? Ә мәхәббәт?
Башлана - 19:00
 

16 декабрь (җомга)



Г.Камал театрында – “Яшь йөрәкләр”, Фәтхи Бурнаш. Мелодрама 2 бүлектә. Спектакльнең премьерасы 2009 елның 17 апрелендә булды.

Авылның иң чибәр кызы Сәрби тыйнак һәм шаян холыклы Хәйретдинне сөя. Кызганычка каршы, Хәйретдинне башка авыл егетләре белән бергә сугышка алалар. Кызлар егетләрне көтәргә вәгъдә биреп калсалар да, барысы да әйткән сүзләрендә тора алмыйлар шул. Сәрбине дә, аңа инде бик күптән күз атып йөргән бай малае Галимҗан урлап китә. Ләкин мәхәббәт дөньядагы барлык явызлыкларны да җиңә ала, Хәйретдин сугыштан бик вакытлы кайтып җитә һәм бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк яңадан кавышалар. Комедиянең сюжеты бик гади генә булса да, режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җырлы-биюле номерлар һәм оркестр музыкасы белән бизәп сәхнәләштерә. Ә инде Камал театрының иң популяр һәм иң яшь артистлары энергиясеннән иң җитди тамашачыбызның да күңеле күтәрелер дип уйлыйбыз.

Тинчурин театрында – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр”. Драматургы — Туфан Миңнуллин. Режиссеры һәм музыка авторы – Резеда Гарипова. Жанры — музыкаль комедия. Премьера. Спектакльдә театрның талантлы яшьләре – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша.
Һәрчак 20дә* булганнарга багышлана.
Төп геройлар – дүрт дус акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә ут капса, нишләргә?.. Ләкин төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы куанычлы: егетләр үзләренең дуслыкларына тугры кала. Кәефегезне күтәрергә телисезме? Димәк, әлеге спектакль, һичшиксез, сезнең өчен!
Башлана – 18.30


Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Болгар радиосы» концерты . 
“2016 елның соңгы онытылмас, кабатланмас һәм “бармыйчакалыпбулмас” концерты! Сәхнәдә танылган җырчылар белән беррәтән әле кабынып кына килүче йолдызлар: Фәрит Низамиев, Эльвира Хәйруллина, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илназ Сафиуллин, Гөлдания Хәйруллина, Чулпан Әхмәтҗанова, Эльвира Хамматова, Алинә Сафиуллина, Лилия Хәйруллина, Лилия Гиматдинова, Дилә Нигъмәтуллина, Гүзәлия, Венер Сәлимов, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова һәм башкалар. Килми калмагыз! 2017 елга бары яхшы эмоцияләр, күтәренке кәеф белән керерегә кирәк! Концертка килгән һәр кешегә болар гарантияләнә!” дип үз тамашачысын чакыра радио.
Башлана - 18.30

Чаллы дәүләт театрында – “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә”. Драма. Автор: Антон Чехов +12 Премьера.
Башкаладан ерак аулак алпавыт утарында профессор Серебряков, аның яңа хатыны Елена Андреевна, беренче никахыннан туган кызы Соня һәм дядя Ваня (профессорның вафат булган хатынының энесе) катнашында вакыйгалар куера. Өстәвенә табиб Астров аларның тормышларын астын өскә китереп бетерә. Ә Серебряковның утарны сатарга җыенуы турында хәбәр итүе умарта эчендә ботак болгаудан да ким булмый, хәтта йомшак ихтыярлы дядя Ваня да баш күтәрә, бунтка бара. Бу классик пьеса нигезендә бик күп театрларда төрледән-төрле спектакльләр куелды һәм һәр режиссер үз юлын табарга тырышты. Менә хәзер әсәрнең татарча укылышы да пәйда булды. Ул сезне таныш геройларның язмышы турында яңа уйлануларга этәрер, кешенең бәхеткә омтылуы кебек мәңгелек темага яңача караш белән таныштырыр.
Башлана – 17.00

“Әкият” курчак театрында - "Бүре җиләге", Ркаил Зәйдулла пьесасы. Премьера. Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге Гранты ярдәмендә куелган. Спектакльнең режиссеры Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамнары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина, композитор– Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова, аранжировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. Спектакль балаларны миһербанлы булып үсүләрен, туган якны, туган йортны, ата-аналарны онытмаска куша.
Башлана – 13.00


17 декабрь (шимбә)



Г.Камал театрында – “Дон Жуан”, Жан-Батист Мольер, тәрҗемә – Хәлим Җәләлов. Комедия. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 5 февралендә булды. 
Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан» пьесасы дөнья классикасы репертуарында иң серле әсәрләрнең берсе. Мольер әлеге пьесаны язганда, классицизм кануннарыннан читләшеп, барокко поэтикасына мөрәҗәгать итә. Әсәрне язып сәхнәгә куйганнан соң ул гаҗәеп зур уңыш казана, тик комедияне бер сезон уйнагач Мольер аны репертуардан төшерә һәм башка беркайчан да сәхнәләштерми. Драматург үлгәннән соң пьеса гасыр ярым Том Корнель эшкәртмәсендә уйнала. 1841 елда гына француз театры «Дон Жуан»ның беренче вариантына әйләнеп кайта. 
Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игътибарын комедиянең фәлсәфи проблематикасына, Дон Жуанның яшәү һәм үлем белән уйнау сәбәпләренә, хатын-кызларны үзенә каратып юлдан яздыруының чишелмәгән серләренә, геройның фетнәле аңына, аны янәдән-янә кыл өстендә калырга этәргән шартларга, җәмгыять нормаларына каршы килгән гамәлләр кылып, кешеләрне хурлавына юнәлдерә.
Пьесаның язылу серләре, аның бүгенге көндә дә популяр булуы, Дон Жуан, Сганарель, Командор образларының архетипик башлангычы режиссерның фантазиясен тынгысызлый. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды.
Башлана 18.00


Тинчурин театрында – “Ефәк баулы былбыл кош”. Драматургы — Аяз Гыйләҗев. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Жанры — мелодрама
Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана
А.Гыйләҗевнең әлеге әсәрендә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә! Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Спектакль мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган.
Башлана - 17.00

“Әкият” курчак театрында - "Бүре җиләге", Ркаил Зәйдулла пьесасы. Премьера. Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге Гранты ярдәмендә куелган. Спектакльнең режиссеры Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамнары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина, композитор– Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова, аранжировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. Спектакль балаларны миһербанлы булып үсүләрен, туган якны, туган йортны, ата-аналарны онытмаска куша.
Башлана – 15.00

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында – “Нәни принц”, А.де Сент-Экзюпери. Режиссеры – Туфан Имаметдинов. Башлана – 18.30да.

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Алмачуар”. Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча Фәнивил Галиев инсценировкасы. 6+
Башлана – 14.00

Чаллы дәүләт театрында – “Язмыш сынавы”. 12+ Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова. 
Кызык бу язмыш дигәнең. Адәм балалары алдына үзенең сынауларын куеп кына тора. Үзе дә сизмәстән, Таһир белән Мөнирә арасындагы мәхәббәт утының сүрелүенә сәбәпче булган Әлфия алдына да куя ул үзенең сынавын. Тормыш имтиханын Әлфия уңышлы уза алырмы? Сөйгәне Таһирдан аерылу аны авырлыклар алдында сындырмасмы? Спектакльне караган тамашачылар бу сорауларга җавап табарлар дип ышанабыз.
Башлана – 18.00
 

18 декабрь (якшәмбе)



Г.Камал театрында – “Сөясеңме, сөймисеңме...” Флорид Бүләков. Режиссер – Радик Бариев. Моңсу комедия. Спектакльнең премьерасы 2014 елның 4 октябрендә булды. Төп рольләрдә – Дания Нуруллина, Равил Шәрәфиев. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. 
Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? 
Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә. 
«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».


К.Тинчурин театрында – “Эх алмагачлары”. Драматургы- Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин. Режиссеры Рәшит Заһидуллин. Жанры - комедия
Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – сез боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен карагач үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар.
Спектакль төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәкъдим ителә һәм аны гаилә белән дә килеп карарга мөмкин.

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында – “Нәни принц”, А.де Сент-Экзюпери. Режиссеры – Туфан Имаметдинов.
Башлана – 18.30

Чаллы театрында - “Изге имән шаһит”. Авторы – Рузилә Җамалиева. 6+
Адәм баласын бәхеттә йөздергән дә, утка салып сагышта көйдергән дә язмыш, бер-берсен өзелеп яраткан Хаммат белән Наҗияне икегә аерып куя. Бер-берсенә үрелеп үскән гөл арасына шайтан таягы үсеп чыга. Тик чәчкәләре – балалары гына бер-берсе белән кушылыр өчен көрәшкә чыга. Яңа мәхәббәткә бу тормышта урын бармы? Язмышлар ярында җил елый...
Башлана – 18.00
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com