Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Мин суганны йолкыдым

Мин суганны йолкыдым

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
02 августа 2016
1259 карау

Сез дә йолкыгансыздыр инде. Кемнеке ничектер, мин суганнан артык уңмадым быел. Әллә су җитәрлек булмадымы, әллә башкамы, суган вак булды. Бәлки, орлыгы да әллә кем булмагандыр, Мәскәү базарында сатучы апалардан гына алган идем. Карап торышка үзләре бик матур, тигез дә иде инде югыйсә. Быелгы сезонга нәтиҗә ясап, хаталарны барлыйм. Иң беренче хата – «Суганны суга утырт» дигән халык мәкален истә тотып, мин аны салкын җиргә утырттым. Бу исә аның өмәкләнүенә (бабайлану да диләр) китерде. Икенче хата, яз көне тирес кертү. Дөрес, яңа тирес түгел иде, шулай да бу суган өчен файдалы булмады бугай, кыякка котырды, ә башы вак калды. Өченче хата – түтәлләрне биек итеп ясау. Узган елгы кебек, яңгырлы җәй булса, биек түтәлләр файдага гына булыр иде дә, быелгы корылыкта бу нәкъ киресен эшләде – түтәлләр тиз җилләп, дымы очып бетә торган булды. Хаталарның тагын берсе – чәчү әйләнәсе дигәнне бозу. Минем суган инде бу түтәлдә әллә дүртенче, әллә бишенче елын үсә. Чөнки ул җир кардан тиз арчыла да, тиз өлгерә, әле башка яшелчәләрне утыртырга иртәрәк дип, мин монда суган төртәм. Суган чебене һөҗүм башлагач, ел саен бу түтәлләргә тозлы су сибелә. Ә тозлы су – туфракны үтерә. Киләсе елга суганны башка җиргә утыртмый булмас инде.



 

Безнең күршеләр суганны йолкыган көнне үк кисә, мин исә вакытым булса, аны түтәлендә килеш киптерүне хуп күрәм. Кыякны кипшергәнче үк киссәң, суганның муеыны юеш була, черек авыруы керә. Кыяк төбен 10 см чамасы калдырам, тамырын кисеп алам. Һава торышы яхшы булганда, суганны кискәч тә 2-3 көн түтәлендә тотам. Кич сарайга кертәм, иртән тагын чыгарып таратам. Кояш нурлары табигый зарасызландыру чарасы бит ул, сугандагы чирләрне үтереп бетерә.

Башка еллерны суган чебене бик зарарлый торган иде, быел андыйлар аз булды. Монысын утырканда ук «Мухоед» препараты кулланудан дип таптым. Ләкин бер «ләкин» бар, бу препарат кулланган түтәлләрдән кыяк өзәргә ярамый – 60 көнгә кадәр ул агулы булып санала.

Инде буласы булган, буявы уңган, дигәндәй, булганы исән-сау чыксын да, үзебезгә ашарга насыйп булсын, дим. Суганнан бушаган түтәлләргә бу шимбәдә арыш, фацелия, рапс яки горчица ише сидерат чәчәргә ниятлим. Әле берсенең дә орлыгы алынмаган, кибеттә кайсысы бар, кайсысы арзанрак, шунысын алачакмын. Ул түтәлне көз көне уҗымы ние белән казып чыгарга кирәк була. Башкалар суганны ничек үстерә икән, безгә бик кызык. Үзегез белгәнне безнең укучылар белән дә уртаклашсагыз иде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com