Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Кызым, кызым, кыз кеше…

Кызым, кызым, кыз кеше…

04 февраля 2016
1588 карау
Хатын-кызларның утыз проценттан алып алтмыш процентка якыны күрем вакытында тулгаксыман авыртулар белән җәфалана, башка төрле уңайсызлыклар кичерә. Статистика мәгълүматлары шуны сөйли. Әмма: «Ул авыртуларга әбием дә түзгән, әнием дә, минем дә килешми,  түзми чарам юк», — дияргә ашыкмагыз. Табиблар үзләре үк шулай диләр.
Дөрес, әлеге авыртулар сез утыз яшьләргә якынлашканда яки бала тапканнан соң сизелерлек кимиячәк.  Әмма алардан бүген үк котыласыгыз килә икән (һәм бик дөрес эшлисез!), түбәндәге киңәшләр сезгә, һичшиксез, ярдәм итәр. әлеге чараларны авыртудан бөгелеп төшкәч түгел, һичьюгы бер көнгә алданрак күрергә кирәк. Монысы әлләни кыенлык тудырмаячак. Чөнки кайчан башланасын көненә, сәгатенә кадәр әйтеп була торган бердәнбер «чир» ич бу.

В6 витамины — кирәкле гормональ балансны булдырырга ярдәм итә, ул исә, үз чиратында, күрем алдыннан була торган синдромны киметә төшә. Ризыклардан бавыр һәм бөердә бар, чүпрә файдалы.
Е витамины — күкрәкләрдәге авыртуны киметә, тынычсызлануны, депрессияне юкка чыгара. Салат яфракларында, үсемлек маенда, иттә, йомыркада, сөттә бар.
Кальций. Кәефне күтәрә, суның организмда тоткарлануын киметә. Сөттә, эремчектә, сырда бар.
Магний. Күрем вакытында була торган авыртуларны җиңәргә ярдәм итә, тынычсызлану, борчылу хисен азайта. Магнийга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү исә бик җиңел, ул яшел төстәге барлык җиләк-җимештә һәм яшелчәдә, чикләвекләрдә  — бигрәк тә бадәм (миндаль) чикләвегендә бар.
Даруханәдән махсус витаминнар гына сатып алырга теләсәгез,  Берокка, Магне-В6, Мультибион витаминнарына (кальцийлы һәм магнийлы) туктала аласыз. 
Сары мәтрүшкә. Бу дару үләне депрессияне һәм тынычсызлануны киметә. Дөрес, табиблар аның нәтиҗәсе, гадәттә, ике-өч ай кабул иткәннән соң гына күренә башлый, диләр.
Боларның берсе дә ярдәм итмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кала. Инде әйткәнебезчә, дәвалап була торган, дәваларга кирәк авыртулар дип санала алар хәзер. Аннан, ниндидер дару эчәргә кушканчы, табиб бу авыртуларның башка берәр чир белән түгел, бары сезнең ай саен кабатланучы «кыен» көннәрегезгә генә бәйле икәненә инанырга да тиеш.

Аменорея, ягъни күремнең озак вакыт килмәвенең сәбәпләре күптөрле. Иң табигые — йөккә узу, әлбәттә. әмма күрем төрле инфекцияләр, эчке әгъзаларның авыртуы һәм хәтта… депрессия аркасында да килмәскә 
мөмкин.

Психологик сәбәпне табиблар моңарчы гел кире какты, әмма күрем хатын-кызның үз теләге буенча туктарга мөмкин икәне бүген инде, чыннан да, расланды. Мәсәлән, син бик озакка, шактый җитди командировкага китәргә тиешсең. Яки яңа гына яраткан кешең белән аерылыштың һәм хәзер синең ир-ат ягына, гомумән, борылып та карыйсың килми. Шәхси тормышың килеп чыкмый һәм син, хатын-кыз буларак, үз-үзеңә кул селтисең. Гадәттә, төрмәгә эләккән хатын-кызларның күрем килүе кими яки вакытлыча булса да туктый. Тарихтан белгәнебезчә, сугыш вакытында, фронтта йөргәндә, концлагерьларда утырганда да хатын-кызлар күрем күрмәгән диярлек. Коточкыч стресс нәтиҗәсе… Озакка сузылган депрессия  гипоталамусның эшчәнлеген боза һәм күкәй күзәнәк өлгерүдән туктый. Стресс узганнан соң күп вакыт бар да җайлана җайлануын. әмма гинекологка күренүне барыбер кичектерергә ярамый.

Яшүсмер кызлар арасында да диета тоту, ябыгу белән кирәгеннән артык мавыгучылар бар хәзер. Тик һәрнәрсәдә дә чаманы белергә кирәк. Беренчедән, җенси өлгереш чорыда — унбер яшьтән унбиш яшькә кадәр табиб рөхсәтеннән башка, гомумән, бернинди диета да тотарга ярамый. Аннан, әгәр гәүдә авырлыгы 46 килограммнан кими икән, икенче төрле проблемалар башланачак, мәсәлән, күрем килү кими яки бөтенләй туктый.
Ундүрт яшьлек кызының авырлыгы 45 килограммнан ким, ә буе 150 сантиметрдан түбән булса,  әни кеше баласын табибка күрсәтү турында уйларга тиеш.

Физик күнегүләр организмда махсус матдә — эндорфиннар эшләп чыгарырга ярдәм итә. Алар исә кәефне күтәрергә, авыртуны сизүне киметергә булыша. Димәк, активрак тормыш алып барсагыз, «кыен» көннәрегезне җиңелрәк кичерерсез.
Онытыла төшкән балык маен кабат искә төшерик (хәзер ул капсулларда сатыла). Күрем вакытында яшүсмер кызларда була торган тулгаксыман авыртуларны киметә төшә.

«Кыен» көннәрдә күзгә нәрсә чалына, шуны ашыйсы килеп аптырата. Моңардан да чыгу юлы бар: углеводларга «басым» ясап, көн дәвамында биш-алты тапкыр, аз-азлап тукланыгыз (углеводлар бу чорда рационыгызның 60 процентын тәшкил итәргә тиеш). Бу көннәрдә артык калорияләр турында уйламыйча, тыныч күңел белән ипи, төрле боткалар, бәрәңге һәм токмач ашасаң да ярый. Чөнки организм менструация вакытында тәүлегенә йөз-йөз иллешәр калория «яндыра». Дөрес, кайбер чикләүләр дә бар:
— тозны азрак кулланырга туры киләчәк (тоз организмнан сыеклык чыгуны тоткарлый, бу исә җилсендерә, шешендерә);
— каһвәдән баш тартыгыз (тиз кызып, ярсып, кабынып китмәячәксез, күкрәктәге авырту да кимер);
— исерткеч эчемлектән ерак торыгыз (бу чорга хас күңел төшенкелеге, депрессия халәтен ул арттыра гына,  баш авыртуын да көчәйтә (туктатмый!), өстәвенә, күбрәк талчыктыра). Хәмергә, гомумән, беркайчан да кызыкмагыз.
Ә менә шоколад белән рәхәтләнеп сыйланырга була. Аның депрессиягә каршы менә дигән «көрәш чарасы» икәне сезгә инде болай да мәгълүмдер. Тик «ярый» дигәч тә, килограммлап ашау турында сүз бармый, әлбәттә.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com