Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Сүз хикмәте

Роза КАМАЛЕТДИНОВА
Роза КАМАЛЕТДИНОВА
08 апреля 2016
3128 карау
Сүз — уй-фикернең киеме, калыбы. Ә сүз энергиясенең структурасы күпкә тыгызрак. Шунлыктан ул энергия тизрәк материальләшә икән. Бусы ачыш түгел, күптән билгеле хакыйкать. Ә менә иң хәтәр авыруларны да сүз белән дәвалап булуын әйтсәк... Менә монысын инде ачыш дияргә дә була.
«Иң элек Сүз булган. Ул – Аллаһ дигән сүз», диелә Тәүратта. Коръән дә куәтли бу тәгъбирне. Димәк, сүзләр, тел безгә Аллаһы Тәгалә бүләге. Ә тел күрке – сүз. Аралашу, уй-фикереңне үз телеңдә җиткерү, Тукай әйткәнчә, тел-лөгать алмашып яши алу бик зур нигъмәт бит ул, уйлап баксаң. Кешене җәнлек-җанвар, хайваннардан аерып тора торган төп билге дә шул – сөйләм теле түгелмени?! Телнең, сүзнең олы хикмәткә ия икәнен борынгылар гасырлар буе искәртә килгән. «Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр». Яки «Татлы тел иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр». Халыкның сынамышлары, мәкаль-әйтемнәре сүз дигән хикмәт белән бик сак булырга өнди дә... Йә, кайсыбыз, борынгылардан акыл-үрнәк алып, сакалны сыйпап, дәшми генә утыра соң бүген?! Сөйләшәбез, бәхәсләшәбез, юкны-барны сөйләнәбез... Кайчак, урынлы-урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә дә карганабыз хәтта ки. Тел сөяксез, ни сөйләмәс, дип җаваплылыктан качарга омтылабыз. Авыздан чыккан бер сүз кырык кешегә җитәр, диләр.

Әмма ләкин яхшы-яман сүзнең хәтта ки язмышларны үзгәртергә сәләтле икәнен кемнәр генә белә дә, кайсыбыз гына сүзен үлчәп сөйләве белән мактана ала. Гәрчә, «Таш ташны ярыр, яман тел башны ярыр», «Кеше сүзе кешене үтерә» дигән әйтемнәрне һәммәбез дә акыл савытына күптән салып куйган бит...

Уйламыйча, телдән ялгыш ычкынган яисә уйнап кына әйткән сүзнең дә киң җиһанда яңгыраш табуы һәм яхшы-яман булып үзеңә кире әйләнеп кайтуы, киләчәк­не программалаштыру көченә ия булуы хакында дөнья галимнәре, күптөрле тәҗрибәләр үткә-реп инанган. Әйт­кән сүзне юкка гына аткан укка тиңләмиләр. Димәк, кемгәдер тия, яралый, җәрәхәтли ул. Күңелне генә түгел, тәнне, әгъзаларны да! Чынында, ничек сөйлибез, шулай яшибез.

Немец психотерапевты Носсрат Пезешкиан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләр булуын ачкан. Шуларны зарарсызландыру ысулларын эзли башлаган. Вакытлар үтү белән галим, җимергеч сәләткә ия булган сүзләрне һәркем диярлек, һәрхәлдә, күпчелек уңга-сулга чәчүен ачыклаган. Югыйсә чир-сырхауларны программалаштыра торган сүзләр алай ук күп тә түгел, әмма без алардан саклануга әһәмият итмибез икән. Шуңа күрә алар тәнгә үтеп керә, савыгырга ирек бирми. Галим андый сүзләргә органик – тереклек сөйләме дигән атама бирә.

Әлбәттә, татарча алар башка төрлерәк яңгырый, әмма асыл мәгънәсе шул ук: органик сөйләмнең кешенең орган – әгъзаларына турыдан-туры тәэсире бар. Андый җөмлә-сүзләрне без бик яхшы беләбез. Тик аларның җимергеч көче хакында уйланмыйбыз гына. Куркыныч, җимергеч көчкә ия энергия бик көчле. Сау-сәламәт кешене дә чиргә сабыштыра ала икән. Иң кызыгы, андый гыйбарәләр шулкадәр оста яшеренгән ки, гап-гади, зарарсыз тоелган моң-зарның никадәр хәвеф китерүе хакында уйлап та тормыйбыз.

Җимергеч сүзләрнең кайберләре: сабыр канатларым сынды, сабыр итәлмам инде; башым каткан; эчтән мине нидер кимерә; өзгәләнәм, эч поша.

Башымны ашыйлар инде болар; үзәк-бәгыремә үтте (кемдер, нидер).

Бугазга пычак салалар; аркага пычак кададылар; күрәсем дә, ишетәсем дә килми берсен дә.

Җанымны алалар; канны кайнаттылар; колак итемне ашыйлар; төкерәм һәммәсенә!

Туйдырдылар; гарык булдым, бер кабарлыгым калмады; дер калтырап торам... 

Муенга менеп атландылар, күңелне кайтардылар; үтерәләр болар мине.

Кычытмаган җирне кашый; бугазга басалар; тын алырга ирек бирмиләр.

Кирәккәндә-кирәкмәгәндә телдән ычкына, ычкына гынамы – оча торган мондый гыйбарәләрне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Сүзгә кесәгә керми, шулай тапкыр сөйләшәбез, үткен-шәп гыйбарәләрне генә кабатлыйбыз сыман тоела безгә. Ә чынлыкта... без үз тәнебезгә төп-төгәл боерыклар биреп, аны чиргә сабыштырабыз икән бит! Ә тәннең тыңламый хәле юк. Буйсына!

Сөйләмнең сәламәтлеккә бәйләнеше хакындагы нәтиҗәләрен табиб Пезешкиан күптән түгел генә бәян итсә дә, моның хакыйкатькә туры килү-килмәвен күп тапкырлар тикшерергә өлгергәннәр инде. Сөйләм теле чир китереп чыгарамы, әллә авыру хакында белгертә генә­ме? Бу сораулар аеруча мөһим тоелган. Җавап: нәкъ менә китереп чыгара! Баштарак җимергеч көчкә ия сүз­ләр әллә авыру башлануын хәбәр генә итәме дигән фараз да булган. Янәсе, чир теге яки бу әгъзасын зарарлаган авыру кеше, үзе дә аңламыйча, теленә килгән сүзне кабатлыймы? Шул хакта әйтәме? Бу фараз расланмый.

Ә хәзер икеләнми шуны әйтергә була: җимергеч сүзләр кулланырга яратучы кеше конкрет авыруны үзе программалаштыра. Шуннан соң бу чир тамыр җибәрә. Андый-мондый чир түгел, нәкъ менә тел белән әйткәне.

Ни гаҗәп, чиргә сабыштыра торган сүзләр үзләре дә шул рәвешле сөйләшүче сөйләмендә ныгый, тамыр җәя. Әмма максаты бүтән аның: авыруга таруы хакында хәбәр бирү, кисәтү түгел. Ә бәлки чиргә ныгырга ярдәм итү икән. Бу аңлашыла да: сөйләмнең мөстәкыйль психологик программасы – үзе булдырган нәрсәгә булышу ич. Немец галиме һәм аның ярдәмчеләре меңләгән авыруны күзәтеп, гаҗәеп кызыклы нәтиҗә ясаган. Әгәр дә сез үз сөйләмегездә еш кулланыла торган сүзләрне анализлап, сәламәтлекне какшата торганнарын билгеләсәгез, ярты эш эшләнгән дип исәпли аласыз. Ышаныгыз, сөйләмегездәге җимергеч сүзләрне ачыклагач, алардан котылу юлы да аныклана. Тотылган каракны фаш итү кыен түгел бит. Ә җимергеч сүзләрдән котылсагыз, чир дә чигенәчәк.

Кайсы сүзләр һәм гыйбарәләр чиргә этәрә соң? Менә кайберләре:

Косасы килә; бугаздан гарык; күңел кайтты – нерв авыруларына ишарә.

Өстә йөк булып тора; җилкәгә менеп атландылар – остеохондрозга;

Нидер буа, тормышны агулый; үз-үземә хуҗа түгел; үләселәр килә – онкологиягә.

Үз-үзеңне ашау, мыскыллы сүзләр әйтү, кемнедер күралмау – ашказаны җәрәхәтен китереп чыгара.

Бөергә таш утыргандай, көч юк, үләрлек булып арыдым – урология авыруларына.

Йөрәк ярыла; йөрәккә кадалды; йөрәккә якын алу – инфарктка.

Кычытмаган җирне кашый; тиресе калын – тире авырулары, аллергиягә.

Баш ярыла; мием череде; баш чатный – мигрень, һава торышына бәйлелек.

Канымны эчәләр; канны сыгалар; кан тамырларына, үзәгемә үтте – кан авыруларына, аллергиягә.

Йөри-йөри аяксыз калдым; аксап-туксап бара;

табаннар кызыша – көзән җыеруга, тамырлар тартышуга.

Сабыр итәлмам инде; түземлегем бетте; эссе капты – гипертониягә.

Күзем күрмәсә иде; карарга куркыныч; күреп туйган – күз авыруларына.

Ишетәсем дә килми; әйтмә дә; дәшмә; шаулама – саңгыраулануга.

Җенем котыра; калтырата; күңел болгаткыч – депрессиягә.

Мондый сүз-гыйбарәләрнең кемгә атап әйтелүе мөһим түгел, хикмәт шунда: сезнең авыздан чыккан сүз чиргә әйләнеп, үзегезгә үк әйләнеп кайта.

Моннан котылу юлы бармы?
Иң әүвәл сөйләмегезне «сөзәргә» өйрәнегез. Әлбәттә, махсус әзерлексез килеш моны эшләү җиңел түгел. Янәшәдәгеләрнең сөйләменә ныграк колак салыгыз. Якыннарыгыз нинди җимергеч сүзләрне кызганмый сибәләр икән? Акыл өйрәтергә тотынмагыз. Үгет-нәсыйхәт бирергә алынгансыз икән, моны кемне дә булса үпкәләтми, рәнҗетми генә дә эшләп була бит. Әдәпле, нәзакәтле итеп әйткән сүз генә хәтергә кереп калучан. Аннан, һәркемнең үз сөйләм рәвеше. Моны да онытырга ярамый.
 

Зынҗыр сүзләр

Җимергеч сүзләрне белгәч, аларны зарарсызландыру кыен булмас дип ышаныйк. Әгәр кызып китеп ычкындырсагыз да, гел кабатлап тормагач, алар зур зыян сала алмас дип уйлыйк. Әлбәттә, иң яхшысы, алардан тәмам котылу. Димәк, авызыңнан чыккан сүзгә хуҗа була белү сәламәтлек турында кайгырту ул. Кошны орлык, кешене сүз тозакка төшерә, дип юкка әйтмиләр.

Ә зынҗыр сүзләр дип нинди гыйбарәләрне атыйлар икән соң? Аларны кулланып, ирегебезне чиклибез түгелме?! Тумыштан бирелгән сәләт, мөмкинлек-ләребезгә алдан ук чик куябыз. Дөрес, зынҗыр – богау сүзләр әллә ни күп тә түгел. Әмма аларны таный белергә кирәк.

Иң күп таралганы: «Миннән бу эш барып чыкмас яки моны мин булдыра алмам», – дип, үз-үзеңә ышанмау, сәләтең булуга шикләнү. Шуның белән бу җөмлә иясе үз алдына киртә куя. Бер урында таптана һәм эшлекле сыйфатларын эшкә җигә, мантый алмый.

Бу гыйбарәдә нинди мәкер яшеренгәнен белмибез генә. Югыйсә Ходай бар кешеләрне дә тигез, тумыштан сәләтле итеп яраткан бит. Ә теге яки бу эшне майтара алуыңа шикләнү, икеләнү ул Кодрәт иясенә ышанмау, димәк, зур гөнаһ була икән.

«Булмый миннән»; «булдыра алмыйм»; «моңа көчем җитмәс»; «миннән тормый»; «җаваплылыкны өстемә ала алмыйм»; «каян булсын инде ул бездә»... Болар барысы да табигать тарафыннан тәгаенләнгән буры­чыңны үтәмәскә саллы сәбәп кенә. Ә менә татарстан­лылар шигаренә әйләнгән «Без булдырабыз!», чынлыкта, гаять зур көчкә ия икәненә күпләр инанды инде. 

«Мин моңа лаек түгел!» Монысының бурычы бүтәнрәк. Гадәттә, мондый гыйбарәне яратып кулланучылар бер урында тормый, алар эштә, гыйлем җыюда үсә, үзгәрә, тырыша. Алар яшәү мәгънәсен, тәмен хезмәттә таба, җаваплылыктан курыкмый торган «эш атлары». Ләкин «мин лаек түгел» дип өсләренә ишелер­гә мөмкин булган дан-дәрәҗә, матди байлыкка киртә куялар. «Әле вакыты җитмәгән», «миннән генә торамыни...», «кем соң мин ул кадәр» – тыйнаклык билгесе кебек тоелса да, бу сүзләр сезнең файдага түгел.

«Теләмим, әмма мәҗбүрмен» – безнең иң яраткан сүзләребезнең берсе түгелме икән? «Шулай кирәк», «мин тиеш», «проблема» сыман сүзләрне дә мәкерле дип атарга була. Көненә ничә тапкыр без шул сүзләрне кабатлыйбыз, бүтәннәрдән ишетәбез. Аларның асыл мәгънәсе хакында уйламыйбыз да. Шул сүзләрнең борчуга салуын, гел бурычлы булу шатлык түгелен әллә белмибез... Әллә алар үзләре безне ычкындырмый, телдән тартып тора?
Зынҗыр сүзләрнең тагын бер төркеме: «мөмкин түгел». 

Хыял канатларын кисүче сүз шул үзе түгелме?
Ә бит хыялыйлар – мөмкин булмаганны тормышка ашыручы романтиклар булмаса, бу җир бик кызыксыз булыр иде. Электр, телефон, интернет... хыялыйлар казанышы ич.

Зынҗыр сүзләрдән ничек котылырга? Әйдәгез, кара исемлек булдырыйк та, безгә алга атларга, максатка ирешергә комачаулаучы сүзләрне шунда теркәп куйыйк. Күренә торган җиргә, әйтик суыткыч ишегенә беркетеп атна-ун көн тотсак, җитәр. Аннан алып ыргытырга да була. Әмма алар күз алдында торганда баш, зиһен эшли – димәк, котылу мөмкинлеге бар.
 

Канатлы сүзләр

Андыйлары да аз түгел. Шөкер, бар алар. Әйтик, «мин булдырам».

«Минем барысы да әйбәт булыр». Ә иң куәтлесе – изге ният белән, алдан ук исәп итеп, зур теләк белән тотынган эш: «Илаһи, ният кылдым» дип башланганы түгел микән?! 

Халык әйтсә, хак әйтә. Сынамышларын халык мәкаль-әйтемнәргә таслап салган.
Ачы тел – зәһәр, татлы тел – шикәр.
Авыздан чыккан сүз – очкан кош, һавага җәелә – түз.
Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк.
Агач башын җил бора, адәм башын сүз бора.
Кеше сүзе кеше үтерә.
Тел җәрәхәте сөңге җәрәхәтеннән дә яман.
Теле яманның көне яман.
Телнең буе кече, гөнаһысы олы.
Телчән теленнән табар.
Тик тормаган тел башка бәла китерә.
Үтергән дә тел, тергезгән дә тел.
Теле авызына сыймый.
Теле белән тере агачны корытыр.
Теле татлы, күңеле каты.
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
Сүз артыннан сүз чыга, күп сөйләсәң күз чыга.
Усал эштән түгел, усал сүздән саклан.
Яман сүз йөрәккә таш булып утырыр.
Явыз тел мылтыктан куркынычрак.
Яхшы сүз аркасында адәм – адәм, яман сүз аркасында адәм – әрәм.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com