Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Зур бәлеш

Эльмира Нигъмәтҗанова
Эльмира Нигъмәтҗанова
05 марта 2018
874 карау

Кирәк:

* 2 йомырка;
* 1 стакан сөт;
* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г атлан май;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 3-4 стакан он.
 
Эчлек өчен:
Ит белән бәрәңгене табаның күләменә карап әзерләдем;
* зур суган;
* тоз;
* борыч. 
 
Бәлешне тавык, каз, сыер һәм башка итләр белән пешерергә була.
 
 

Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
 
1. Төче камыр әзерлибез. Савытка сөт, йомырка, шикәр комы, тоз, атланмай салып яхшылап туглыйм, аннан он өстәп, камыр кулга ябышмый башлаганчы басам да, 20 минут ял иттерәм.

2. Ит, бәрәңге, суганны вак итеп турадым. Тәменчә тоз белән борычны салып болгаттым. Эчлек әзер булгач. Камырны 3 өлешкә бүлеп, берсен зуррак итеп бәлеш төбенә, икесен бер төсле кечерәк итеп бәлешнең капкачына һәм капкач өстен бизәр өчен калдырдым.
 
3. Бәлеш төбенә дигән камырны җәеп майлаган табага салдым, камыр таба читеннән асылынып калырга тиеш. Җәйгән камырга өеп эчлекне салдым, камырның күтәреп, бөрдем. (Таба читеннән артык калган камырны кисеп, бәлеш өстенә бизәк ясарга калдырдым). Шулпа салам. 

 
 
4. Шуннан соң капкач өчен калдырган камырны жәеп бәлеш өстенә каплап, читен ябыштырдым.

 
5. Капкач өстен бизәр өчен тагы шул зурлыкта камыр җәйдем, фотосүрәтләр аша аңлаганмыздыр, ничек кунада килеш, уртага таба 12 кисем ясаганны, мин сәгать формасында кистем. 


 
6. Камырны бәлеш өстенә салып, кырыен бәлешкә бөреп тоташтырдым. 
 
7. Кисемнәрнең бер урыннан гына чеметеп тоташтырдым.

 
 
8. Бәлешнең өстенә тишек тишеп, камырдан чәчәк формасына китереп бөке ясап тыктым. 

 
 
9. Бәлешне үзегез теләгәнчә бизи аласыз.

 
10. Бәлешнең өстен майлап, өсте көймәсен өчен фалга белән каплап, 180 градуслы мичкә 1,5-2 сәгатькә пешәргә куйдым. 

 
Бәлешне табынга табасы белән чыгаралар. Башта өстен кисеп, эчен бүләләр.
 
Ашларыгыз тәмле булсын.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com