Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Гөбәдия

Эльмира Нигъмәтҗанова
Эльмира Нигъмәтҗанова
26 февраля 2018
3086 карау

Кирәк:

* 1 йомырка;
* 1 стакан җылы сөт;
* 1 аш кашыгы чүпрә;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г атланмай;
* тоз;
* он.
 
Эчлек өчен:
* 1 стакан дөге;
* 250-300 г әзер корт;
* 4-5 йомырка;
* тәменчә шикәр комы;
* 1 стакан йөзем җимеше;
* 150 г чамасы сыер мае.
 
 

Эш барышы:

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.
 
Мин лимон бәлеше рецепты белән бүлешкән идем инде. Шушы камыр белән гөбәдия һәм сметанник пирогы да пешерәм.
 
Алдан йөзем җимешен яхшылап юып, дөгене бүрттереп һәм йомырканы пешереп әзерләп куйдым.
 
Майланган табага зуррак итеп камырны салдым. Камыр өстенә корт, дөге җәйдем; эре угычтан йомырка удым; йөзем җимешен тездем; шикәр комын сибеп, сыер маен куеп чыктым. Кечерәк камыр җәеп, астагы камыр белән тоташтырдым.  Он белән көнбагыш маен туглап, валчык ясап, өстенә сиптем. Аннан мичкә тыктым. 

Гөбәдия 50 минут пешә. 
 
Гөбәдияне табынга кайнар килеш кисеп чыгаралар. Чәйләрегез тәмле булсын.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com