Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суКамыр ашлары → ​Бәрәңгеле һәм гөмбәле чебурек


​Бәрәңгеле һәм гөмбәле чебурек

Марина Дмитриева
Марина Дмитриева
24 января 2018
1063 карау
Чебурекны яратмаган кеше юктыр ул. Әллә формасы шундый инде, карап торышка ук телдә тәмен тойгандай буласың. Кибетләрдә аның нинди генә эчле кбелән әзерләнгәнен сатмыйлар: итлесе дә бар, сыр һәм казалклысы да, хәтта балласын да пешерәләр. Кибеттән алган – кибеттән алган инде, өйдә үзең пешергәненә ни җитә!

Бүген без чебурекны бәрәңге һәм гөмбә белән пешерербез. Эшне тагын да тизләтү өчен камырның да әзерен генә кулланырбыз. Камыр басып ятарга вакыты булмаган хуҗабикәләр өчен әйбәт тәкъдим бу. Тәвәккәллибезме?
 

Кирәк:

* 1 кап әзер камыр (чебурек өчен махсус  камыр да сатыла). Аннан 13 данә чебурек чыга.


 Эчлек өчен:
* 3-4 данә бәрәңге;
* 15 г гөмбә;
* 2 данә суган;
* тоз, борыч;
* кыздырырга үсемлек мае.

 

Эш барышы:

1. Бәрәңгене әрчеп, кайнап торган тозлы суда әзер булганчы пешерәбез. Суы күп булса, беразын бушатып, тукмак белән яхшылап төябез, чак кына үсемлек мае салабыз.
Икенче бер табада суган белән гөмбә кыздырабыз. Гөмбәнең үзегез яраткан теләсә кайсы төрен куллана аласыз.


2. Җәйгән камырның ярты ягына эчлекне салып, кашык белән тигезлибез, әмма кырыйга ук китереп бетермибез. Камырның читен су белән чылатабыз.


3. Камырның икенче яртысын эчлек өстенә кайтарып ябабыз, читләрен бөрәбез. Кайнар майга салгач, ачылып китмәсен өчен, чит-читләрен тагын бер кат чәнечке белән дә баскалап чыгабыз.


4. Төбе калын кәстрүлгә якынча 2-3 см үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Май кызгач, чебурекларны салып, бер ягы алсуланганчы тотабыз. Аннары икенче ягына әйләндерәбез.   


5. Әзер чебурекларны майдан алгач, кәгазь тастымалга тезә барабыз.


Хуш исле кетердәп торган бу тәгамне табынга кайнар килеш каймак белән бирәбез. Чәй янына бирергә дә бик тәмле.


Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com