Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суКамыр ашлары → ​ Алсу алма бәлеше

​ Алсу алма бәлеше

Лилия Муллагалиева
Лилия Муллагалиева
20 января 2018
843 карау
Бәлешне төчегә генә әзерлибез. Камырны нәкъ бәрәңге тәкәсенә баскан кебек басабыз. Әзер камырны ике өлешкә бүләбез: төбенә дигәне зуррак, капкачына дигәне кечерәк булсын. Зуррак кисәкне уклау белән тәгәрәтеп җәеп, майлаган табага салабыз. Камыр таба читенә чыгып калсын.

Алмаларны юып, юка гына телемләп турыйбыз. 

Сливаны төшләреннән арындырып, блендер белән издерәбез (слива өлгергән вакытта күп итеп ясап, туңдыргычта сакларга була). Слива урынына теләсә нинди башка җиләк-җимеш  куллансаң да ярый.
Туралган алма белән сливаны бергә кушып, шикәр комы салабыз, барысын бергә болгатабыз да, камыр өстенә тигезләп салабыз. Шикәр комы алманың тәменә бәйле, алма ачырак булса, күбрәк кирәк.
Камырның кечерәген шулай ук юкартып җәеп, алма өстенә каплыйбыз. Кырыйларын ябыштырып чыгабыз, аннары матурлап бөрәбез. 

Алма бәлеше 200 градус кызулыктагы мичтә 35-40 минут пешә.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com