Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суКамыр ашлары → ​Бәрәңге тәкәсе


​Бәрәңге тәкәсе

Лилия Муллагалиева
Лилия Муллагалиева
19 января 2018
3213 карау
Иллә дә уңган инде бу Лилия. Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиеваны әйтүебез.  Инстаграмдагы битенә матур-матур бәлешләрне, өчпочмакларны тезә генә. Әнә беркөнне мич тутырып бәрәңге тәкәләре пешергән. Шулкадәр тәмле күренәләр. Мондый уңган хуҗабикә «Сөембикә»нең «йолдызлы мастер-класс» проектында катнашырга тиеш, дидек тә, җыенып кунакка киттек үзләренә. Ялындырып тормады ул, берьюлы ике төрле ризык әзерләп күрсәтте.  Гап-гади ризыклардан бик тиз әзерләнә һәм гаҗәеп тәмле иде алар.


Кирәк:

* камыр өчен (2 зур табалык)
* 1 йомырка (камырга йомырканы күп салмасаң яхшырак, ди Лилия Муллагалиева үзе);
* 2 зур аш кашыгы белән 15 процентлы кибет каймагы;
* 3 аш кашыгы үсемлек мае;
* 150-200 г кайнаган салкын су;
* 1 аш кашыгы шикәр комы (азрак яки күбрәк тә салырга була, кем ничек ярата бит);
* 0,5 чәй кашыгы тоз;
* камырны үзле булганчы басарлык күләмдә он.
 
Эчлек өчен:
* 1,5-2 кг бәрәңге;
* 3 зур баш суган (күбрәк булса да зыяны юк);
* 1 тырнак сарымсак;
* 2-3 дәфнә (лавр) яфрагы;
* 1 чәй кашыгы әнис орлыгы (мәҗбүри түгел);
* тәменчә тоз һәм төелгән кара борыч.
 

Эш барышы:

Зуррак савытка йрмырканы сытып, каймак, су, үсемлек мае, тоз һәм шикәр комын салып, камыр басабыз. Камыр үзләнгәч, артык онламый гына озак итеп бассаң, яхшырак була дип өйрәтә җырчы. 


Әзер камыр бераз ял итәргә тиеш. Шулай тотсаң, ул ертылмый, үзле була. Үзебез исә шул арада эчлеген ясыйк.


Бәрәңге белән суганны әрчеп, вак шакмаклап турыйбыз. Тоз-борыч салабыз, әнис һәм вакланган дәфнә яфрагын кушабыз. Сарымсакны исә вак угычтан уабыз. Барысын бергә болгатабыз, бернинди дә май салмыйбыз.


Төс өчен вак угычтан уылган кишер яки ваклап туралган кабак кушып җибәрергә була.

Камырны куна тактасына бушатып, 80-100 граммлы кисәкләргә бүләбез. Һәр кисәкне уклау белән тәгәрәтеп җәябез. Бик кечкенә булмасын, диаметры 15 см чамасы булырга тиеш. «Безнең якта тагын да зуррак – аш тәлинкәсе чаклы итеп җәяләр», – ди Лилия Муллагалиева үзе.


Эчлекне жәлләми салабыз.



 Камырның ике читен күтәреп, ябыштырабыз, матур итеп бөрәбез.


Тәкәләрне (кайсы якта бөккән диләр, кайда – бөкре) төбе майлаган табага тезеп, мичкә тыгабыз. Мичне алдан ук 200 градуска кадәр кыздырабыз. 
Тәкәләр 20 минут чамасы пешә.


Алар пешкәндә күп итеп ак май эретеп куйыйк. Тәкәләрне мичтән алгач, үткен пычак белән буйга ярып, өстеннән мул итеп эретелгән ак май салабыз. Ашаганда аны кул белән рулет сыман төреп ашыйлар.
Кайнар тәкә янына баллы чәй бик килешә. 
Ашларыгыз тәмле булсын!


  
 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com