Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Цветаева пирогы

Марина Дмитриева
Марина Дмитриева
06 сентября 2017
1966 карау
Әлеге пирог шагыйрә Цветаева гаиләсендә бик яратып әзерләгәннәр дип сөйлиләр. Ул кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле. Мәшәкате дә әз. Пирог бер утыруда ашап бетерелә!
 

Кирәк:

Камыр:
* он - 200 гр;
* көпшәкләндергеч - 1чәй кашыгы;
* тоз - бер чеметем;
* сыер мае - 150 г;
* каймак - 3 аш кашыгы.

Крем:
* йомырка - 5 данә;
* шикәр комы - 4 аш кашыгы;
* каймак (20 %) -350 г;
* кукуруза крахмалы - 1 аш кашыгы;
* ванилин- 1 г;
* алма - 2-3 данә.
 

Эш барышы:

1. Савытка бер стакан иләктән чыгарылган он салабыз. 150 май, 2 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч, тоз өстибез дә, йомшак камыр басабыз (тактада ятып торсын бераз).  Аннары юка итеп җәябез һәм кырыйларын калдырып табага салабыз.  


2. Миксер чокрында 350 г каймак, 5 йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы туглыйбыз.


3. Кукуруз крахмалы өстибез.


4. Ванилин кушабыз.


5. Алмаларны юка итеп телимлибез.


6. Алма телемнәрен камыр өстенә тезеп чыгабыз.


7. Алма өстенә күпертелгән крем агызабыз. Форманы 200 градуска кадәр кызган мичкә (иң өскә) куябыз. 35-45 минут пешә.


8. Әзер пирогны суытабыз һәм бөтнек яфраклары белән бизибез.


фото: Марина Дмитриева

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com