Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Алма бәлеше

15 августа 2017
2897 карау
Сүз дә юк, алма бәлешен пешергәнегез  дә, ашаганыгыз да бардыр. Ә менә без бүген тәкъдим итә торганнарын юктыр мөгаен, чөнки алар өр-яңа рецептлар буенча пешерелгән. Тәме турында әйтеп тә торасы юк. Хәер,  сүз куертып торганчы, “Бисмилла”бызны әйтеп, тотыйк та пешерик. Күрегез дә торыгыз, алма бәлеше табыныгыз күрке булачак.

Иң элек атланмайга шикәр комы, ванилин, тоз, йомырка салып тугла­гыз. Шуңа он белән камыр күперткеч (разрыхлитель) кушып, камыр басы­гыз. Камырны майланган табага җәеп салыгыз да, 180 градус кызулыкта­гы мичтә 10—15 минут пешерегез.

Алманы юка телемләп турап, өстенә лимон согы сибегез.

Ә эремчеккә пудинг порошогы, үсемлек мае, шикәр комы, йомырка, уылган лимон кабыгы һәм төшсез кара йөзем салып, туглагыз.

Яртылаш пешкән табадагы камыр өстенә иң элек алма катламы, ан­нары эремчек катнашмасы җәеп салыгыз. Өстенә угычта уылган мин­даль чикләвеге сибегез. Бәлешне 170 градус кызулыктагы мичтә 35-45 минут пешерегез. Өстенә шикәр оны сибеп, суытыгыз.

Камыр өчен: 60 г атланмай, 40 г шикәр комы, бер кечкенә пакет ванилин, бер чеметем тоз, 1 йомырка, 100 г он, 1 чәй кашыгы ка­мыр күперткеч кирәк.

Эчлек һәм бизәү өчен: 800 г алма, 2 аш кашыгы лимон, 500 г майсыз эремчек, 1 пакет ванильле пудинг, 3 аш кашык үсемлек мае, 3 йомырка, 1 чәй кашыгы уылган лимон кабыгы, 20 г төшсез кара йөзем, 50 г уылган миндаль чикләвеге һәм шикәр оны кирәк.

Алма бәлеше

Сөткә чүпрә белән бер чәй кашыгы шикәр комы салып, болга­тыгыз һәм 15 минут тотыгыз. Шуңа он, лимон кабыгы, тоз, калган шикәр комы, атланмай һәм йомырка кушып камыр басыгыз. Ка­мырны 45 минутлап каплап тотыгыз.

Орлыгыннан чистартылган алманы телемләп турап, өстенә ли­мон согы сибегез.

Йомырка сарысын агыннан аерып алыгыз. Сарысына ванилин һәм 100 г шикәр комы салып туглагыз. Шуңа эремчек белән крахмал кушып болгатыгыз. Аерым тугланган йомырка агын да әлеге катнаш­мага салып крем ясагыз.

Күтәрелгән камырны майланган табага җәеп салыгыз. Өстенә эрем­чекле крем ягып алмалар тезегез. Ун минут тотканнан соң, бәлеш өстенә шикәр комы, уылган миндаль һәм атланмай кисәкләре сибеп, 180 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерегез.

Камыр өчен: 20 г чүпрә, 75 г шикәр комы, 250 г сөт, 500 г он, 1 чәй кашы­гы уылган лимон кабыгы, бер чеметем тоз, 75 г эретелгән атланмай, 1 йомыр­ка кирәк.

Эчлек өчен: 1,5 кг алма, 5 аш кашыгы лимон согы, 3 йомырка, бераз ва­нилин, 150 г шикәр комы, 500 г эремчек, 30 г крахмал, 2 аш кашыгы уылган миндаль, 50 г атланмай кирәк.

Алма үрмәсе

Иң элек камырны урталай бүлеп, 22-30 см зурлыкта туры- почмаклап җәегез. Берсен майланган табага салыгыз.

Телемләп туралган алмага чикләвек, бал һәм уылган ли­мон кабыгы салып болгатыгыз.

Камырның берсенә, кырыйларын ачык калдырып, турал­ган алма тезегез. Кырыен тугланган йомырка агы белән май­лагыз. Алма өстенә икенче камыр каплап, кырларын бармак белән баскалап ябыштырыгыз.

Аннары өске камырны 1 см киңлектә аркылыга тасмалап кискәләгез һәм тасмаларны бер-берсеннән эчлеге күренерлек итеп аерып куегыз. Алма үрмәсен 200 градус кызулыктагы мичтә 20—25 минут пешерегез.

Пешкән үрмә өстенә иң элек эретелгән конфитюр, аннары шикәр ширбәте сибегез.

Алма үрмәсе өчен: 400 г яңа ясалган һәм суыткычта бераз ка­тырып алынган камыр кирәк.

Эчлек өчен: 500 г вак алма, 1 аш кашыгы төелгән чикләвек, 1 аш кашыгы бал, бер аш кашыгы лимон яисә әфлисун кабыгы, 1 йомыр­ка агы кирәк.

Шикәр ширбәте өчен: 3 аш кашыгы шикәр оны, 2 аш кашыгы аб­рикос яисә әфлисун конфитюры кирәк.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com