Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суКамыр ашлары → Нәни гөбәдия әзерлибез

Нәни гөбәдия әзерлибез

01 июня 2017
2565 карау


Камыр (12 гөбәдиягә): 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә,  ½ кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз.

Эчлек: 250 г корт, 1 әр стакан дөге һәм йөзем, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай.

Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка.

Өстенә сибү өчен 5-6 печенье.

Әче камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куярга.
Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга. Аннан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатырга.
Чистартылган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга. Аннан дөгене кушып болгатырга.
Чистартылган йомырканы вак угычтан уарга.
Атланмайны эретергә.

Печеньены уарга.

Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтергә.
Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәяргә. Һәркайсына катламалп: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге салырга. 1 әр аш кашыгы атланмай сибеп, кечкенә җәем белән капларга. Кырыйларын беркетергә һәм матур итеп бөгәргә.
Гөбәдияләрне тугланган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәргә.
200 градускача җылытылган духовкада пешерергә.
 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com