Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суКамыр ашлары → ​Нарат җиләге белән пирог


​Нарат җиләге белән пирог

27 мая 2017
1656 карау


Бу тәмле пирог Сургут шәһәрендә яшәүче Рәйсә абыстай САМАТОВАдан журнал укучыларыбызга күчтәнәч.

Камыр өчен кирәк:

- 80 г. сыер мае;

- 1 йомырка;

- 4 аш кашыгы каймак;

-​ лимон белән сүндерелгән чәй содасы;

-​ 4 аш кашыгы шикәр комы;

-​ он.

Сыек кына итеп (әмма коймак камырыннан шактый куе итеп) камыр басабыз. Аны кул белән табага җәябез. Мичтә пешереп алабыз.

Камыр пешкән арада эчлек әзерлибез. Ярты стакан каймакка ярты стакан шикәр комы салып бутыйбыз. Бер стакан нарат җиләген алдын юып киптереп куябыз. Камыр пешкәч, аны мичтән алып, өстенә нарат җиләген салабыз. Җиләк өстенә шикәр комы бутаган каймакны яккач, 10 минутка гына яңадан мичкә куеп алабыз.

Без, себерләр, бу пирогны нарат җиләге белән пешерергә гадәтләнгән. Сез исә аны алма яки башка җиләк белән дә алыштыра аласыз.

Тәмле булсын!

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com