Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кош теле

11 мая 2017
3923 карау



Кош телен 1нче каналдан «Пуст
ь говорят» тапшыруын алып баручы Андрей Малахов та бик ярата икән.

Халкыбызның милли ризыклары әнә шулай һәркемнең күңеленә хуш килерлек шул алар. Җиренә җиткереп пешерә генә белергә кирәк.

 

10 йомыркага 5 йомырканың сарысын кушып болгатабыз. Шуңа 1 уч (кушуч түгел!) кибет каймагы салабыз (майлылыгы ул кадәр мөһим түгел), чеметеп кенә тоз, 2 уч тутырып шикәр комы, 1 кап камыр күперткеч (разрыхлитель) кушып, он белән камыр басабыз. Онның күләмен төгәл генә әйтеп булмый. Әмма камыр бик каты да, артык йомшак та булырга тиеш түгел. Басканнан соң, камырга ярты сәгать чамасы ял бирәбез. Аннары камырны юка җәем итеп җәеп (2-3 мм калынлыгында), башта 2 см киңлегендәге тасмаларга кисәбез. Кисү өчен махсус тәгәрмәче бар, аның белән тәгәрәтеп кисү уңайрак. Шушы ук «Ак калфак» оештырган бер мастер-класста күргән идем, тәлинкәне камыр өстенә чите белән бастырып куеп, шуны тәгәрәтеп кистеләр, бик җайлы киселгән иде, аның белән дә кисәргә була яки инде гадәти пычак кулланасың. Тасмаларны исә ромбиклап кисеп чыгабыз. Киңлеге якынча шул 2 см булса, озынлыгы 3 см тирәсе булыр.

Кош телен дә кызган үсемлек маенда пешерәсе. Берьюлы күп итеп саласы түгел, учлап-учлап кына. Сары төстә керә башлауга, майдан аласы. Кызарып китсә, артыграк тотылган була икән. Чынлап та, кызарганнарыннан көнбагыш тәме килә иде, димәк, май сеңеп өлгергән. Дөрес итеп пешерелгәндә кош теле май сеңдерми.

 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com