Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Гөбәдия

13 апреля 2017
9503 карау
Иң танылган татар ашларының берсе – гөбәдия. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен. Аны һәркем үз рецепты буенча әзерли. Тәм буенча да төрлесе була. Кемдер эчлеккә кирәкле бар әйберне болгатып эченә сала, ә кемдер һәрберсен рәтләп тезә.
 
Бүген сезгә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез.
 
Камыр өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән маргарин, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм “Люкс” чүпрәсе, 3 йомырка,  1 бал калагы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2  аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк.



Эчлек өчен: 300 грамм корт (кемдер аны кызыл эремчек ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше, шикәр комы (күбрәк салынса тәмлерәк).  Беренче катка  корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге, йомырка,  җимеш салырга өстенә шикәр комы сибәргә,  бер кап ак май эретеп салырга.

  

Гөбәдиянең өстен майларга. Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш) һәм өстенә сибәргә, йөзе килгәнче мичтә пешерергә.

 

 Авызда эреп китә, пешерегез, һич үкенмәссез, дип тәкъдим итә рецептын Ләйлә ханым.

сылтамаhttp://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65616-g%D3%A9b%D3%99diya-retsept.html

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com