Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Чәкчәк

28 февраля 2017
6384 карау
Чын чәкчәкне мин үзебезнең Минзәлә ягында ясый­лар дип уйлыйм. Анда камырны йо­мырка, әз генә тоз, он кушып ясыйлар. Камырны бау кебек тәгәрәтәләр дә, ур­ман чикләвеге зур­лыгында кисеп, май­да пешерәләр. Чәкчәк бик тәмле була, әлбәттә. Ләкин кискәндә камыр кулга ябышып интектерә. Күбрәк онласаң, май тиз кабара, аны еш алмаштырырга туры килә. Шуңа күрә мин камырны икен­черәк әзерли башладым.
Эмаль савытка 5 йомырка (икесенең сарысын гына алырга), 5 десерт кашыгы тулыр-тулмас кайнамаган сөт, 1 балкашыгы (тутырып) шикәр комы, балкашыкның очына гына элеп, бераз тоз салып, нык кына тугларга (кул белән дә ярый). Он салып, әкрен генә басарга. Токмач камырыннан йомшак булсын. Онны әз-әзләп кушарга кирәк.
Камырны өч өлешкә бүлеп түгәрәкләргә: икесен каплап куясың, берсен җәясең. Онламаска тырышырга. Токмач камырыннан калынрак итеп (3-4 мм чамасы) җәяргә, аны тасмаларга бүлеп (киңлеге 2-3 см), эрерәк токмач итеп кисәргә. Кисә барасың, төшләрне майда пешерә барасың.

Бал. 350 г балны утка куеп эре­теп бетерәсең, аңа 1 стакан шикәр комы салып, бөртекләре беткәнче болгатып торасың. Күбекләнә баш­лый. Шуннан озак тормый (бер-ике минуттан) уттан алып, балны төшләр өстенә коясың да чәкчәк ясыйсың.
“Чәй дә шикәр!” — дигән борын­гылар.

Фәтхия Бәдретдин кызы САБИТОВА

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com