Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Томск сансасы

Кадрия Баязитова
Кадрия Баязитова
10 ноября 2016
3189 карау


Бу мастер-класс Себер «күчтәнәче».  «Сөембикә»леләр – Гөлнур Сафиуллина белән Рәмзия Кашапова Томск каласыннан ук төшереп алып кайтты аны. Себер татарларының яратып әзерли торган ризыгы икән ул. Аны туйларга, мәҗлесләргә кунак сые итеп чыгаралар. Күпереп пешкән тәмле санса белән без дә сыйланыйк әле.

Кирәк:
- 5 йомырка;
- 1,5 кг он;
- 0,5 л су;
- 70 г йомшак чүпрә;
- 130-150 г шикәр комы;
- 30-40 г тоз;
- 100 г атланмай;
- 1 аш кашыгы каймак.

Кыздыру өчен
- 1 л үсемлек мае;
- 1,5 кг фритюр мае (фритюрный жир).

Бу ризыкны әзерләүнең төп шарты – камыр йомшак чүпрә белән генә куела, кипкән чүпрә кулланырга ярамый. 

Эш барышы:
камырны басабыз да, бераз вакыт күтәрелгәнен көтәбез. Камыр күтәрелеп менгәч, аны кабат баскалап төшерәбез.1 сәгатьтән ул әзер була. Камырны куна тактасына бушатып, бер үк зурлыктагы түгәрәк күмәчләр әвәлибез. Аларны тастымал белән каплап, бераз кабартып алабыз. 


Күмәчләрне уклау белән юка җәем итеп җәябез. Калынлыгы 0,5 см булсын, шуннан да юкарак кирәкми. Җәемне 6-7 см калынлыктагы тасмаларга кисәбез. Һәр тасманы агач кашыкка урап, кызган майда тиз генә кыздырабыз. Алар йомшак булып, күпереп кыза. 



Әзер сансаларны зур тәлинкәгә өеп, чәй табынына чыгарабыз. Алтынсу төсле бу тәмле урамалар табынның бер дигән бизәге булачак. 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com