Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Алма сумсасы

29 сентября 2016
1673 карау
Иң элек кәстрүлгә он, чүпрә һәм сөт салып болгатыгыз. Аннары шуңа тугланган йомырка сарысы, атланмай, шикәр комы, тоз, ванилин кушып камыр басыгыз. Камырны каплап, 45 минут тотыгыз, ул күләме буенча икеләтә артырга тиеш.
Шуннан соң камырны 0,5 см калынлыкта җәегез дә 8 см диаметрлы 40 түгәрәк кисегез. Егерме түгәрәккә юка телемләп киселгән алма тезеп салыгыз. Ә калган түгәрәкләрне  шулар өстенә каплап, кыр-кырларын чеметеп, бер-берсенә беркетегез. Сумсаларны кәгазь җәелгән табага тезеп 20-30 минутка калдырыгыз.
Күпергән сумсаларны фритюрницадагы җылы майга салыгыз да, бер тапкыр әйләндереп, һәрберсен дүртәр минут пешерегез. Пешкән сумсалар өстенә шикәр оны сибегез һәм яфрак сыман киселгән кызыл алма телемнәре беркетегез.

Сумса өчен: 500 г он, 40 г чүпрә, 200 мл җылы сөт, 5 алма, 2 йомырка сарысы, 100 г шикәр комы, 80 г йомшартылган атланмай, үсемлек мае, шикәр оны, 1 кызыл алма кирәк.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com