Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Кортлы төш

Нурлыбәнат апа Имамиева
Нурлыбәнат апа Имамиева
24 мая 2016
4267 карау
Мондый төшне Зәй районының Имәнлебаш авылында гына ясыйлар. Кортлы төш аларда кайчандыр Сабантуйларның иң зур сые саналган. Дөрес, элеккегеләр аңа киндер орлыгы куша торган булганнар. Ә Нурлыбәнат апа ИМАМИЕВА кортлы төшне бүген көнбагыштан ясый. 

 Кирәк 
  •   0,5 кг көнбагыш (2­ –3 тапкыр юганнан соң, кыздырып, 3–4 тапкыр иттарткыч аша чыгарабыз);
  •   10 йомырка (суыткычта өшетеп, угыч аша уабыз);
  •   2 аш кашыгы май;
  •   тоз, кашык очында гына чәй содасы;
  •   он;
  •   ат мае;
  •   250 г шикәр комы;
  •   3 аш кашыгы бал

Эш барышы

Йомырка, май, тоз, чәй содасы, он кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Бүлеп-бүлеп алып, куна тактасында аны кул белән генә җәябез. Аннары 1 см итеп кисеп чыгабыз һәм кулда тәгәрәтеп тасмалар ясыйбыз. Шул тасмаларны, әйләндерә-әйләндерә, кисәбез.

Газга – сүрән утка май кыздырырга куябыз. Шуңа чама белән эретелгән ат мае кушабыз. Эреп бетәр-бетмәс майга төшне салабыз. Кул белән кагылмыйча, пычак белән генә этеп төшерәбез. Кабарып менмичә, майга салган төшкә кагылмыйбыз, бутамыйбыз. Кызарганчы пешерәбез.

Әзер төшләрне дуршлагка алабыз.

Шикәр комына бал һәм аз гына су салып, сүрән утта бер кат кайнатып, кабартып алабыз.

Эретелгән балга көнбагыш онын кушабыз. Аннан, бал катканчы, зур савытта төшне көнбагышлы бал белән бутыйбыз. Төшләрдән шар формасындагы түгәрәкләр ясап, тәлинкәгә тезәбез. Шарлар ясаганда кулга бал ябышмасын өчен, кулны салкын суда манчып алыгыз. 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com