Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суИкенче ашлар → Җиләкле, чикләвекле... күркә ите!

Җиләкле, чикләвекле... күркә ите!

26 декабря 2018
1185 карау
Фото: Ксения Богданова

Яңа елны каршылау – дуслар-туганнар җыелып, мул табыннар белән үткәрә торган бәйрәм. Якыннарны моңарчы авыз итмәгән ниндидер ят ризык белән дә шаккаттырасы килә. Үзе бик катлаулы да булмасын ул, шул ук вакытта тәмле һәм бәйрәмчә дә булсын. 




«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Гөлнара САБИРОВА үз укучыларыбызга сер итеп кенә бер хикмәтле рецепт өйрәтмәкче. Бәйрәм табынының төп бизәге булырдай ул ризык – сюрпризлы күркә ите. Әйдәгез әле, быел Яңа елга күркә пешерик! 

 


Кирәк: 




күркәнең түш ите – 1 кг чамасы; 

100 г кипкән мүк җиләге; 

100 г чикләвек; 

150 мл гранат яки чия согы (әчкелтем булсын); 

150 г сохари оны; 

50 мл сөт өсте (каймак); 

1 йомырка; 

1 лимон; 

100 г үсемлек мае; 

30 г имбир; 

3 тырнак сарымсак; 

3 тармак розмарин; 

3 бадьян (мәҗбүри түгел); 

1-2 таяк дарчин (корица); 

30 г бал; 

тәменчә тоз-борыч; 

түшкәне бәйләргә сүс бау. 

Соус өчен: 

100 г мүк җиләге; 

100 г нарат җиләге; 

100 г гранат яки чия суы; 

10 г артыш җиләге (можжевельник); 

1 тармак розмарин; 

30 г акмай. 

 

Эш барышы: 

Кипкән мүк җиләгенә гранат яки чия согы салып, бүрттерергә куябыз. Тиз кирәк булса, кайнатып чыгарабыз. Шунда ук тәм өчен 1 тармак розмарин да кушабыз. 



Күркә түшен буйга ярып, китап ачкан сыман ачабыз да, пленка белән каплап, җиңелчә генә тапыйбыз. Аннан иткә тоз, борыч, уылган лимон кабыгы, лимон суты, үсемлек мае сибәбез. Кул белән суккалап, тәмләткечләрне иткә сеңдерәбез. 



Чикләвекне блендерда ваклап (тукмак белән дә төяргә була, ләкин он ясарга кирәкми, чикләвек икәне сизелсен!), тирән савытка салабыз. Шунда ук сохари оны, сутыннан сыгып алган җиләкләрне, 1 йомырка, үсемлек мае, ваклап туралган розмарин кушып, болгатабыз. Корырак булса, тагын 1 йомырка кушарга була. 



Әзер эчлекне ит өстенә җәеп, кашык белән тигезлибез. Тагын бер кат каймак (сөт өсте) ягабыз  һәм итне рулет сыман тәгәрәтеп төрәбез. Итнең баш-башларын каплап, ачылып китмәсен өчен агач таякчыклар белән беркетәбез. Рулетның үзен сүс бау белән тыгызлап бәйлибез. 







Зур табага үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Тәме чыксын өчен вакламый гына ике тырнак сарымсак, 1 тармак розмарин, пычак очы белән сытылган артыш җимешен салабыз. Шушы хуш исле майда рулетның һәр ягын алланганчы кыздырабыз. 




Балга лимон суты, вак угычтан уылган имбир, үсемлек мае салып, яхшылап туглыйбыз да пумала ярдәмендә рулетка ягабыз. 

Итне тирән табага салып, төбенә бераз су өстибез дә 35 минутка 200 градуслы мичкә тыгабыз. Бау астына тәм өчен бадьян,дарчин кыстырабыз (болары мәҗбүри түгел). 

Мичтән алып, итне бераз суытабыз. Уртача калынлыктагы телемнәргә туралган күркә итен салат яфраклары, розмарин тармаклары белән матурлап бизибез. 



Табынга соус белән бирәбез. Соус өчен: гранат яки чия согына җиләкләрне салып, кайнатып чыгарабыз. Бераздан тәмләткечләр белән май салабыз. Сыеграк килеп чыкса,  чеметем генә крахмал өстәргә була. 

Яңа ел йортыгызга бәрәкәт, иминлек, бәхет алып килсен! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез! 

 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com