Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суСалатлар → ​«Крит» салаты


​«Крит» салаты

Ситора Исмаилова
Ситора Исмаилова
20 апреля 2015
2337 карау

Кирәк:

* 3 болгар борычы;
* 1 аш кашыгы каперслар;
* 200 граммлы бер савыт төшсез кара зәйтүн җимеше;
* 200 грамм «Российский» сыры;
* 200 граммлы бер савыт майлы какланган помидорлар («вяленые помидоры в масле»).


Эш барышы:

Помидордан кала барысын да вак шакмаклап, ә помидорны нечкә генә итеп саламлап турыйбыз.
Зәйтүн җимешләре эре булса, аларны өчкә бүләргә кирәк.
Салатка помидордан калган майны кушып болгатабыз. Витаминнарга бай әчкелтем-татлы салатыбыз әзер. 

Каклаган помидорны үзегез дә әзерли аласыз. Рецепт: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=916 



Калорияләр исәплибез:

Гәүдәнең бер кило авырлыгына бер сәгать «хезмәт күрсәтү» өчен бер килокалория кирәк икән. Авырлыгы 60 кило булган хатын-кызга көненә 60х24=1440 ккал таләп ителә. Ләкин энергия күзәнәк­тәге матдәләр алмашы өчен генә түгел, ә ризыкны эшкәртү өчен дә тотыла (көнгә 200 ккал), димәк, 60 кило авырлыктагы хатын-кызга тәүлегенә 1640 ккал кирәк. Ир-атларда матдәләр алмашы тизрәк бара, шуңа аларга тагын 200 ккал өстәү мөһим. Алай гына да түгел, көн дәвамында нәрсә дә булса эшләү – хәрәкәт­ләнү, көндәлек эшләрне башкару өчен дә энергия кирәк. Төрле эш башкарганда энергия дә төрлечә сарыф ителә. Ир-атларга калория хатын-кызларга караганда күбрәк кирәк, йөкле ханымнар да югары калорияләргә мохтаҗ. Ә инде өлкәннәр – киресенчә (кеше олыгайган саен калорияләргә ихтыяҗ да кими төшә).

Гәүдәнең артык авырлыгыннан котылырга һәм сәламәт тормыш белән яшәргә теләүчеләр көнлек ашаган ризыкларындагы калорияләрне санасын. Бераздан ул гадәткә керәчәк һәм артык ялыктырмаячак.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com