Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суДесерт → Карбыз каптым – бал икән!


Карбыз каптым – бал икән!

02 сентября 2015
2112 карау
Җәй үтеп тә китә. Аның каравы, җәйге җылы көннәрне сагынганда  татлы карбыз ашап рәхәтләнү мөмкинлеге калды. 

 Карбыз чынлап торып август, сентябрь айларында өлгереп җитә. Иртә өлгергән карбызга кызыкмавың хәерле.

 Өлгергән карбызның койрыгы гына түгел, койрык төбе дә корыган булырга тиеш.

 Өлгергән карбызны кыссаң, ул шытырдый, чиртсәң – тавышы яңгырый.

 Агрономнар артык зур карбызга кызыкмаска киңәш итә: җиде килодан арткан карбыз нитратлар сибеп үстерелгән булырга мөмкин.
 «Дөрес» карбызны кисеп җибәргәч, аның шикәре ярмаланып торуы күренә. Нитратлы карбызның җепселләре юан һәм саргылт була.
 Химияле карбызлар озак сакланмый. Аның кабыгында караңгы­рак төстәге йомшарган урыннар пәйда була. Андый карбыз үзе кызыл булса да, төшләре ак кала.


Карбызны өйдә тикшереп карарга да мөмкин. Моның өчен карбыз йомшагын бер стакан суга салыгыз. Нитратлы карбыз суны ал төскә кертер, чистасы исә болганчыклатыр гына.
 

Кайнатма ясау

1 кг карбыз кабыгы өчен бер кило ярым шикәр, 2 г лимон кислотасы кирәк булыр. Карбызның өске кабыгы әрчелә, фәкать яшел кабыгы гына калдырыла. Шуны шакмаклап турап, кайнап торган суда ике минут пешерәсе. Ике стакан суда шикәр эретелә. Шуның өстенә пешереп алынган карбыз кабыгы салына, һәм ул үтә күренмәле булганчы пешерелә, өстенә лимон кислотасы сибелә. Зөбәрҗәт төсендәге кайнатма хасил була.


Карбызлы туңдырма


Карбыз йомшагын һәм пломбирны шакмаклап турыйбыз, кура җиләге белән аралаштырабыз, шикәр комы сибәбез. Матур савытка салып, өстенә чикләвек ваклап сибәбез.
 

Цукат ясау

Карбыз кабыгын шакмаклап турыйбыз. Шуны кайнар суда пешереп алабыз. Аннары 10 сәгатькә шикәр ширбәтенә салып куябыз (бер кило ярым шикәргә 4 стакан су), тагын бер кат пешерәбез. Пешеп җиткәндә, бер чәй кашыгы лимон кислотасын һәм пычак очы белән генә алынган ванилинны өстибез. Кайнар карбыз кабыкларын киң савытка бушатабыз, ширбәте агып беткәнне көтәбез. Аннары өстенә шикәр оны сибәбез.

Болгатабыз да кибәргә калдырабыз. Әзер цукатларны пыяла банкада яки кәгазь пакетларда саклыйбыз. 
 

Карбыз балы


Карбыз сутын күләме биш тапкырга кимегәнче кайнатабыз. Шуннан соң карбыз балы хасил булыр. Суыткычта саклыйсы.

фото: http://pixabay.com

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com