Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суДесерт → Патшалар эчемлеге


Патшалар эчемлеге

Марина Дмитриева
Марина Дмитриева
09 апреля 2018
2525 карау
Хуш исле, искиткеч тәмле әлеге эчемлекне патшалар эчемлеге дип йөртәләр. Ураза вакытында бик теләп эчә торган эчемлек бу. Бу эчемлек нәрсәсе белән файдалы соң? Шәрык медицинасында ул барлык авыруларга да дәва булып исәпләнә – тынычландыра, кан басымын көйли, иммун системасын ныгыта, анда антиоксидантлар бар, холестеринны киметә. Шәрык табиблары, эчемлек йөрәк авыруы, бавыр, ашказаны белән интегүчеләр өчен файдалы, дип исәпли. Ябыгырга теләүчеләргә дә файдасы тия. Әмма кан басымы түбән булганнарга, аллергия белән интегүчеләр өчен, язва булган очракларда бу эчемлек тыела. 
Патшалар эчемлеген әзерләр өчен чишмә суы яки фильтр аша чыгартылган су куллансагыз әйбәт.
 

Кирәк:

* 1 л су;
* 2 аш кашыгы каркаде;
* ярты лимон;
* 4 аш кашыгы песок (бал белән алыштырсагыз да була);
* бер чеметем тоз;
* 1 таякчык дарчин (корица);
* 5 канәфер чәчәгенең таҗлары.


Эш барышы:

1. Савытка су агызып, шунда канәфер таҗларын, дарчин кушып, утка куябыз. Кайнау кергәч,  сүрән утта 5 минут кайнатабыз.

2. Аннары кәстрүлне уттан алып, 2 аш кашыгы каркаде, 4 аш кашыгы песок, ярты лимон кабыгын угычтан уып (цедра) өстибез. Капкачын каплап, 20-30 минутка төнәтергә калдырабыз.
 



3. Аннан, сөзеп алып, калган лимонны өстибез һәм суытырга куябыз. Каркаде яфраклары болай да әчкелтем булганга күрә, лимонны үз ихтыярыгыз белән генә кушыгыз.

4. Бик тә матур төсле, үзе әчкелтем-төчкелтем-баллы эчемлекне табынга боз белән дә бирергә була.

Тәмле итеп эчегез! Шифасы тисен!

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com