Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суДесерт → Шәрыкча чикләвекле рулет


Шәрыкча чикләвекле рулет

Марина Дмитриева
Марина Дмитриева
28 февраля 2018
980 карау
Пәхләвәгә охшаш ризык бу.  Терлек мае кушылмыйча әзерләнә – җиңел дә, файдалы да. Чәй табынына – менә дигән!
 

Кирәк:

* 1/2 кап (250 г) чүпрәсез, катламлы камыр (рецепты биредә: http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=7172);
* 50 г фундук чикләвеге;
* 1 аш кашыгы песок;
* 1/2 чәй кашыгы дарчин (корица);
* майлар өчен 1 аш кашыгы үсемлек мае;
 
Сироп:
* 100 мл су;
* 3 аш кашыгы песок;
* бер чеметем дарчин;
* 1 аш кашыгы бал;
* мандарин, лимон яисә апельсин телеме.
 
 

Эш барышы:

1. Коры табада чикләвекне кыздырабыз. Суытып, кабыгыннан арындырабыз. 


2. Аннан, блендер белән ваклатып, аны песок, дарчин белән кушабыз. Бу – булыр эчлек.



 
3. Камырның бер катламын бик юка итеп – 1 мм юкалыкта җәябез. Өстен үсемлек мае белән майлагач...





...эчлек салып чыгабыз. Аны кашыкның арткы ягы белән изгәлибез. Чикләвекле эчлек майлы булганлыктан, ул камырга яхшы ябыша.




5. Хәзер инде рулетларга төреп, кырыен бөреп алабыз һәм, кыйгачлап, 2 см ара калдырып кечкенә рулетларга кисәбез.


 
6. Табага махсус кулинар җәймәсе җәеп, рулетларны шунда тезәбез, 230 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз. 20-25 минут чамасы вакыт эчендә өсте кызарып, пешеп җитәргә тиеш.


 
7. Духовкадан алып, тәмам суынганчы тотабыз. Шул арада рулетларга салып сеңдерер өчен сироп ясыйбыз. Аның өчен песок белән дарчинны суга салып, 7-10 минут сүрән утта кайнатып алабыз.




8. Кул астында булган цитруслыларның бер телеменнән (кайсы да ярый – лимон, апельсин, мандарин) берничә тамчы сут сыгып өстибез. Кайнау кергәч, уттан алып, 1 аш кашыгы бал салып эретәбез. Суынгач, әлеге сироп кесәл кебек булырга тиеш.



ИГЪТИБАР! Рулетлар да, сироп та сеңдерер алдыннан һичшиксез суынган булырга тиеш. Шулай итеп эшләсәң генә алар җебеп тә китмәс, кетердәп торыр.
 
9. Суынган рулетлар өстенә сиропны берничә кат агызып сеңдерәбез. Аннан берәр сәгатькә суыткычка куябыз.



Әзер рулетларны табынга чәй янына чыгарабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!



фото: М. Дмитриева

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com