Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суДесерт → Нәниләргә - туңдырма


Нәниләргә - туңдырма

10 июня 2015
2095 карау
Кибетләрдә туңдырманың ниндие генә юк, дисәгез дә, табигый ризыклардан, химия кушмый гына ясалганын табуы кыен аның. Тәмле һәм файдалы туңдырманы без үзебез дә ясый алабыз бит. Балалар ничек куаначак моңа! Сезгә берничә төрле туңдырма әзерләү серен тәкъдим итәбез, күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз.

Ярты литр куе сөт өстен (33-35 про­центлысы) бераз гына күпертеп, өч-дүрт аш кашыгы куертылган сөт һәм изелгән җиләк-җимеш, яисә шуның сутын өстәгез һәм катырырга куегыз. Ике сәгатьтән соң алып, тагын яхшылап болгатыгыз (моны берничә мәртәбә кабатлыйсы). Табынга бир­гәндә өстенә шоколад вагы сибәргә, җиләк белән бизәргә мөмкин.

Биш лимон, 150 г шикәр, ике стакан су, бер чеметем тоз кирәк. Шикәрне суда эретеп, кайнатып, вак­ланган лимон кабыгы һәм бер чеметем тоз салабыз. Янә биш минутлап кайнатып, сөзәбез. Суын­ганнан соң биш лимоннан сыгыл­ган сутны өстәп, катырырга куябыз. Әйдә­гез, бергәләп пломбир да ясап карыйк инде.
 


Кирәк:

* ярты литр сөт;
* бер стакан шикәр комы (беразын куертылган сөт белән алыштырырга була);
* ике-өч йомырка;
* 50 г атланмай;
* бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы;
* туңдырмага тәм һәм төс бирү өчен төрле җиләк-җимеш;
* бер чеметем ванилин.
 

Эш барышы:

Сөтне кайнатырга куябыз, шунда ук май өстибез. Шикәр белән крахмалны бергә кушабыз.
Йомыркаларның сарысын агыннан аерып алып шикәр өстенә салабыз һәм бик яхшылап туглап күпертәбез. Хәзер аңа каймак куелыгы булганчы сөт өстибез (сөт урынына сөт өсте дә ярый).

Шикәрле-йомыркалы катнашманы кайнап утырган сөткә акрын-акрын гына агызабыз, гел болгатып торабыз.

Сөтебез тагын бер кат кайнап чыкканнан соң, уттан алып, салкын сулы савытка утыртабыз һәм суынганчы болгатып торабыз.

Үзегез яраткан берәр төрле җиләк-җимешне изеп, туңдырмага кушыгыз һәм матур савытларга бүлеп, суыткычка катырырга куегыз. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк.

 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com