Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суДесерт → Бәйрәм чәенә — синнабон!


Бәйрәм чәенә — синнабон!

19 июля 2017
1851 карау
Татарстанның атказанган артисты, «Татар җыры» лауреаты Раяз ФАСИХОВ аш-су тирәсендә кайнашырга яратмый, ул моны үзе дә яшерми. «Кадерле кеше­ләреңне бераз иркә­ләми булмый. Мин хатыным Люциядән уздырып пешерә бел­мәсәм дә (ә менә аныкы искиткеч тәмле була!), аның күңе­лен күрергә, һәм кызыбыз Венера белән икесенә берәр күңелле һәм, әлбәттә, тәмле сюрприз ясарга яратам. Аларны сөен­дерү җаныма шулкадәр рәхәт – менә шул миз­гел­ләр өчен, хәтта кулны камырга тыгарга да риза булыр­сың», – ди халык күңелен яуларга өлгергән җырчы егетебез. «Оста кулинар түгел мин», – дип тыйнаклык күрсәтсә дә, Раязның синнабоннары искиткеч тәмле килеп чыкты. Балы да таман гына, мае да!
 

Кирәк:

(камыр өчен)
* 200 мл сөт;
* 10 г чүпрә;
* 2 йомырка;
* 1/3 стакан акмай (җылыда торып йомшарган);
* 4 стакан чамасы он;
* 0,5 стакан шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы ванилин;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы он җилеме (бер уч камырны салкын суда югач, кулда калганы он җилеме була).

Эчлек өчен:

* 1,3 стакан йомшарган акмай;
* 1 стакан көрән шикәр (агы гына да ярый);
* 4-5 аш кашыгы дарчин (корица).
 

Глазурь өчен:

* 7-8 аш кашыгы акмай (җылыда торып йомшарган);
* 1,5 стакан шикәр оны;
* 1/2 чәй кашыгы ванилин;
* 2-3 аш кашыгы каймаклы сыр («Филадельфия», «Маскарпоне», «Альметте» ише).
 


Эш барышы:

Йомыркаларны суыткычтан алдан ук алып куярга кирәк, камырга салганда алар җылы булырга тиеш.


Йомырканы зур савытка сытып, бик яхшылап туглыйбыз, сөт, шикәр комы, тоз, ванилин, май, он җилеме, чүпрә салып (чүпрәне бераз күпертеп алырга да була), йомшак кына итеп камыр басабыз. 



Он бераз кимрәк яки күбрәк китәргә мөмкин, күпме кирәген үзегез чамалагыз.


 Камырны җылы җиргә күпертергә куябыз. Гадәттә, 2 сәгать дигәндә әзер була ул (ара-тирә баскалап, камырны төшереп торсаң, ул йомшак, күперенке, җиңел була).
Әзер камырны куна тактасына бушатып, 0,5 см калынлыгында җәябез. (Диаметры якынча 50 см чамасы була.)
Камыр өстенә мул итеп акмай ягып, көрән шикәр һәм дарчин сибәбез (шикәр белән дарчинны бергә бутап сипсәң, тагын да яхшырак).



Камырның бер читеннән тотып, рулет сыман төрәбез. Тыгызрак итеп төрергә тырышыгыз, алар бик җәелеп пешәргә тиеш түгел. Чын синнабоннар тыгыз була.


Рулетны нечкә кыл яки бик үткен пычак белән 3-4 см кисәкләргә бүләбез.

Таба төбенә пергамент (калька да ярый) кәгазь җәеп, синнабоннарны бер-берсеннән 1,5 см ара калдырып тезәбез. Араны зуррак калдырсаң, алар бик нык җәелә, якынрак тезсәң, пешми кала.


 Синнабоннар 160–180 градустагы кайнар мичтә 20 минутлап пешә. Йөзе килсә, димәк, әзер.

 Мичтән алып, бераз суынганнан соң, синнабоннар өстенә май канаты яки кашык ярдәмендә глазурь ягабыз.


Глазурь:

Акмай, сыр, шикәр оны (әгәр дә шикәр оны булмаса, шикәр комын кофетарткычтан яки тегермәннән тарттырып ясап була), ванилинны бергә кушып, яхшылап туглыйбыз. Ул каймак куелыгында булырга тиеш. Катырак булса, җылы урынга куеп, бераз йомшартып алырга була.

Тиз генә кофе пешереп, синнабон белән икесен матур подноска урнаштырабыз да, сөеклебез уянганчы, сюрприз ясарга ашыгабыз.


 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com