Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Чәк чәк

Гөлчәчәк Фәтхулова. Сургут, Төмән өлкәсе.
Гөлчәчәк Фәтхулова. Сургут, Төмән өлкәсе.
13 марта 2017
10851 карау

Кирәк: 

* 4 йомырка сарысы;
* 4 йомырка шул килеш;
* ярты чәй калагы чәй содасын ярты чәй калагы аш серкәсе белән сүндереп алабыз;
* 2 аш кашыгы сыек май(чистартылган);
* ике өч кат иләнгән он.
 

Эш барышы:

Бүлмә температурасындагы йомырканы башта акрын тизлектә,аннан бик кызу тизлектә миксер белән бик яхшылап күпертәбез.

Ак төскә кергәч ярты чәй калагы чәй содасын ярты чәй калагы аш серкәсе белән сүндереп алып,күпертелгән йомыркага кушабыз, 2 аш кашыгы сыек майны салып катнашманы тагын бик озак итми генә болгатып алабыз.

Катнашма никадәр яхшы күперсә чәк чәккә дигән төшебез шулкадәр күпереп пешәчәк. Миксерны читкә алып куеп иләнгән онны акрынлап кушып агач кашык белән акрынлап кына чәк чәк камырыбызны баса башлыйбыз.

Камырны куна тактасына төшереп кулга ябышмаслык булганчы, йомшак кына итеп басып бетерәбез. Камырыбызны каплап куеп бер 10-15 минутка ял иттерергә куябыз.

Камыр ял иткән арада,төшләребезне кыздырыр өчен ике (чуен савып булса тагыда яхшы) савытка майны салып кайнарлап бераз гына суытып алабыз.

Ял иткән камырны җәеп,тасмалар кисеп (киңлеген-зурлыгын үзегез карыйсыз инде), киселгән кисәкләрне иләктә иләп (бу очракта төшнең кырыйлары йомры була), җылымса-бик кайнар түгел майга салып төшләребезне пешерә башлыйбыз. 

Төшне пешерер алдыннан майның әзерлеген белү өчен бер ике төшне салып пешереп карыйбыз. Төшләребез акрын гына ак төскә кереп күтәрелә башласа маебыз әзер дигән сүз.

Майлы савытыбызны алыштырып(майны суытып эшләү мөхим), төшләребезне аз -азлап салып төшләребезне алтын-су төскә кергәнче пешереп бетерәбез. Пешкән төшләрне маеннан саркытып чиста тастымал өстенә салып барабыз.

Төшләребезне баллау өчен ширбәт кайнатабыз. Ширбәт өчен 300 грамм балга 150 грамм шикәр комы салып талгын гына утта балыбызны кайнатабыз. Балның әзерлеген салкын суга салып тикшереп карыйбыз. Бал бик тиз җәелеп китмичә, ике бармак белән кысып карагач сузылып тора торган булырг тиеш.

Ширбәт әзер булгач төшләребезне ширбәт белән болгатып чәк-чәгебезне үзебез теләгәнчә өеп куябыз.

Чәк чәгебез матур булып,күңел түренә ямь биреп торсын өчен әзер мастикадан роза чәчәкләрен ясап чәк-чәгебезне бизибез.

Чәк чәкләрегез уңып пешсен,чәйләрегез тәмле булсын!

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com