Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суДесерт → ​«Дөрес» варенье


​«Дөрес» варенье

07 июля 2017
1978 карау
“Сакчыл кеше, бәхетле кеше”, ди халык мәкале. Бу канатлы сүзләр җәйге чорда төрле җиләк-җимеш вареньелары кайнатып, кышка запас хәзерләүче хуҗа­бикәләргә дә кагыла. Билгеле, варенье кайнатуның үз серләре бар. Әйтик, кайбер варенье саклаганда йә әчи, йә шикәрләнә башлый. Әчегәне — пешеп җитмәгән, ә шикәрләнгәне артык кайнатылган дигән сүз. Кыскасы, сыйфатлы варенье кайнату өчен аның әзер булу вакытын дөрес “тотып алырга” кирәк. Мәсәлән, моны түбәндәгечә билгеләп була: суыткычка ике стакан су куеп суытыгыз да, варенье әзер булыр алдыннан һәр стакандагы салкын суга шуның тамчысын тамызып карагыз. әгәр варенье тамчысы ташсыман булып стакан төбенә утырса, варенье әзер дигән сүз. Варенье тамчысы суга төшү белән эри башласа, димәк, вареньеның кайнавы җитеп бетмәгән.

Үз согындагы бакча җиләге. Юылган җиләкләрне сөзгечкә салып суын саркытыгыз. Аннары җиләкләрне, өстенә шикәр комы сибә-сибә, бер литрлы банкага тутырыгыз. һәм банканың капкачын ябып, сулы мунчада ун минут стерильләштерегез. 3 килограмм җиләккә 900 г шикәр комы кирәк.

Чияле җиләк вареньесы. Юылган җиләкне изгәләп, боламык ясагыз, шикәр комы өстәп, салмак утта шикәре эрегәнче тотыгыз. Аннан соң юып, төше әрчелгән чияләрне шул кайнап торган җиләккә салып болгатыгыз. 
10-15 минут кайнатыгыз. Шуңа лимон согы белән вакланган лимон кабыгы  өстәп,  та­гын бер кат кайнатып чыгарыгыз. әзер вареньены стерильләштерелгән банкага тутырып, капкачлагыз.
2 кг төче чиягә (черешня): 1 кг вак бакча җиләге, 3 кг шикәр комы, ярты лимон согы һәм кабыгы кирәк.

“Ассорти”. Бакча җиләге, кура җиләге һәм кара бөрлегәнне изгәләп, төнгә суыткычка куегыз. Иртәгесен суга шикәр комы салып, сироп ясагыз. Сироп кайный башлауга изгәләнгән җиләкләрне, изелмәгән кара карлыганны салып болгатыгыз. Дөрес кайнатылган вареньеның сиробы үтә күренмәле булырга тиеш. Вареньены шул килеш бер тәүлек бүлмәдә тотыгыз да, банкага тутырып, салкын урында саклагыз.
Варенье өчен: 500 г бакча җиләгенә 500 г кура җиләге, 500 г кара карлыган, 500 г кара бөрлегән, 3 кг шикәр комы, 1,5 стакан су кирәк.

Крыжовниктан желе. Пешеп җитмәгән каты крыжовникны юып кәстрүлгә салыгыз да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерегез. Аннары крыжовникны иләк аша уздырыгыз. Шул барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып, 20 минутлап кайнатыгыз. Варенье пешеп җитәр алдыннан кызыл карлыган согы кушып болгатыгыз.
1 килограмм крыжовникка: 500 г шикәр комы, 3 аш кашыгы кызыл карлыган согы кирәк.

Кара карлыганнан мармелад. Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куегыз. әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут кайнатыгыз.
Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез. 
60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Кип­терел­гән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 кг карлыганга 300 г шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com