Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеАш-суДесерт → Ясминә кекслары


Ясминә кекслары

04 апреля 2016
2152 карау
Мин Чатыртау итәгенә урнашкан Азнакай шәһәренең Галләмова Ясминә исемле татар кызы булам. Миңа 6 яшь. Мин Азнакай шәһәренең 18 нче “Елмаю” балалар бакчасына йөрим.

Без гаиләдә 4 кеше: әтием – Рөстәм, әнием – Регина, яраткан энекәшем – Энгель һәм мин. Гаиләдә бердән – бер кыз бала буларак, мин әниемнең ярдәмчесе һәм уң кулы!



Әни белән икәүләп
Кекс пешерергә булдык.
Мин дә булышам менә
Кекслар ясашырга.
Кичке табын артына
Җыелдык гаилә белән.
Энемне һәм әтиемне
Тәмләп чәй эчерергә,
Уйлаштык әни белән.




Тәлинкәгә 3 йомырка, 150гр. шикәр комы, эретелгән ак май, 1 кап эремчек, сүндерелгән чәй содасы, ванилин һәм иләнгән он салып куе камыр булганчы болгатабыз.

Барлыкка килгән камырны кечкенә кулинар капчыкларга салып майланган формаларга агызабыз, 180 градус кызулыктагы мичтә 20 – 25 мин пешереп алабыз.



Кызу мичтән чыккан
Алсу йөзле кекслар
Кәефләрне күтәреп
Табын артына җыя.
Менә үзегез күрегез
Безнең тәмле кексны.
Әгәр дә кызыксагыз
Үзегез пешереп карагыз. 

 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com