Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш бит«Женщина года. Мужчина года: женский взгляд» → Кар өстендә учак кабызучы ханымнар

Кар өстендә учак кабызучы ханымнар

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
12 февраля 2018
193 карау
Азнакай шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең сайлап алу туры узды. 
 
Азнакай Мәдәният йорты сәхнәсенә бер-бер артлы Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Ютазы, Баулы, Лениногорск һәм Азнакай шәһәрләре ханымнары күтәрелә. Һәркайсы булдыклы, уңган, тырыш... Һәркем үз өлкәсендә  уңышка ирешкән.
 
...Альвина ханым Сәмигуллина Баулыда «Пенсионерлар союзы»н җитәкли, «өченче буын» университеты ректоры. Бу университетта укучылар хакында ничек әбиләр дип әйтәсең?!  Алар әле анда өр-яңа һөнәрләргә өйрәнеп ята: бию белән шөгыльләнәләр, чит телләр үзләштерәләр, үзләре өчен психология серләрен ачалар... Кызык яшиләр!
 
...Энҗе Әхмәтҗанова Зәй районы Имәнлебаш авылы мәдәният йортын инде 30 (!) ел җитәкли. Шушы дистә еллар эчендә ул оештырган, уздырган чараларны саный китсәңме?! Районның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе дә ул. 
 
...Лилия Даишева (Әлмәт) сәхнәгә үзенең зур гаиләсе белән чыкты. Ун бала (!) әнисе ул! Чыгышын аңа пышылдап кына диярлек сөйләргә туры килде – кулындагы төпчеге йокыга киткән чак иде. 
Гөлнара Абильтаровна өчен кояш инде күптән сүнгән – ул күрми.  Әмма шушы хәлендә дә үзе кебекләр өчен Гөлнара күптән кояшка әйләнгән: Ютазы районының күрмәүчеләрен үз тирәсенә җыйган – аларның проблемаларын хәл итү артыннан йөри. 2008 елда 51 яшендә кинәт күрмәс булган Фәрит Ханнановның  шигырьләр китабын чыгарганнар әнә. Гөлнара аны үзенең иҗат җимеше кебек куанып залга тәкъдим итте. (Сүз уңаеннан, Гөлнара – Назлы исемле буй җиткән кызның әнисе дә. Аның иң беренче ярдәмчесе дә кызы.)
 
Гүзәл Ногманованың (Лениногорск) өченче баласы үзгә булып туган («гарип» сүзен яратмыйм ди ул). Мондый гаиләдә ананың да, баланың да көннәре гел дүрт стена эчендә уза – аралашу  җитми аларга. Гүзәл хыялында, уенда йөргән «Гаилә йорты» проектын тормышка ашыра алган: авыру балалы гаиләләр өчен очрашу урыны булган бу йорт инде ишекләрен ачкан!  

Жюри әгъзалары (рәисе – Гүзәлия Әхмәдиева) өчен шулкадәр булдыклы ханымнар арасыннан «иң-иң»нәрен сайлап алу җиңел булмады. 

Менә алар җиңүчеләр: 
«Өченче буын герионясы»: Ольга Костюнина (Бөгелмә), Альвина Сәмигуллина (Баулы), Зира Кашапова (Ютазы);
«Хатын-кыз – ана»: Валентина Захарова (Бөгелмә), Гүзәл Нигъмәтуллина (Ютазы), Лилия Даишева (Әлмәт), Зөлфия Калистратова (Азнакай);
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият»: Роза Минабутдинова (Әлмәт), Татьяна Гордиенко (Баулы), Инна Крюкова (Бөгелмә), Энҗе Әхмәтҗанова (Зәй), Диләрә Фасиева (Азнакай);
«Хатын-кыз – бизнес-леди»: Фелура Нурисламова (Азнакай), Венера Хөсәенова (Сарман), Ольга Дубровина (Зәй);
«Хатын-кыз – ел үрнәге»: Ирина Залетова (Бөгелмә), Гөлсинә Хафизова (Азнакай);
«Хатын-кыз – галимә»: Альбина Шәйдуллина (Әлмәт), Елена Архарова (Бөгелмә);
«Язмышым – һөнәрем»: Зилә Гыйниятуллина (Бөгелмә);
«Хатын-кыз – лидер»: Гүзәл Ногманова (Лениногорск), Светлана Зиннурова (Азнакай);
«Ир-егет – лидер»: Илнур Әгълиуллин (Әлмәт), Рамил Вәлиев (Ютазы), Равит Гинатуллин (Азнакай);
«Алтын йөрәкле ир-егет»: Рамиз Мамедов (Лениногорск), Рашат Хуҗин (Азнакай). 
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең финалы Казанда, 5 март көнне узачак. Аны «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы, ТР Профсоюзлар Федерациясе оештыра. 

фото: http://aznakayevo.tatarstan.ru


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com