Татарстанга килгән кунакларга рус композиторлары әсәрләре тәкъдим ителә / Футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битФутбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 → Татарстанга килгән кунакларга рус композиторлары әсәрләре тәкъдим ителә

Татарстанга килгән кунакларга рус композиторлары әсәрләре тәкъдим ителә

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
17 мая 2018
92 карау
2 июньнән 7 июльгә кадәр Казанда Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара «Белая сирень» фестивале уза. Ул инде Казанда берничә ел рәттән уздырыла иде. Быелгысы илебездә футбол буенча Дөнья чемпионаты узасы көннәргә туры килә. Бу җәһәттән фестивальне оештыручы – Россиянең халык артисты, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Сладковский белән матбугат очрашуы булып узды. 
Татарстан башкаласы Казанда узасы футбол матчларын карарга килгән чит ил кунакларына рус халкының бөек композиторлары әсәрләрен симфоник оркестр башкаруында тәкъдим итәчәкләр.
Фестиваль, әйткәнебезчә, 2 июнь көнне кичке биштә татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев исемен йөртүче Зур концертлар залында башланып китә. Бу көнне Олли Мустонен чыгыш ясый. Симфоник оркестр белән Юрий Башмет дирижерлык итәчәк.
16 июньдә шушы ук залда солистлар Денис Мацуев, Александр Зингер, Андрей Ивановлар чыгышын тыңларга мөмкин. Оркестр белән Александр Сладковский дирижерлык итә.
Фестиваль кысаларында Полина Осетинская, Дмитрий Маслеев, Екатерина Мечетина, Филипп Копачевский, Варвара Кутузова, Джордж Харлионо, Илья Папоян чыгышларын тамаша кылырг мөмкин булачак.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com